Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ор авылында өлкән буын терлекче ханымнарга багышланган тематик кичә булган (+фоторепортаж)

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Ор авыл клубында бик матур һәм мәгънәле чара - өлкән буын терлекче ханымнарга багышланган тематик кичә булды.

Бөтен хезмәт кул көче белән башкарылган заманда бернинди зарланусыз көнне-төнгә ялгап эшләгән,  инде тыныч кына гомер көзләрен үткәреп ятучы апалар өчен бик дулкынландыргыч чара булды ул. Эшләгән вакыттагы күңелле истәлекләр белән дә уртаклаштылар, көлешеп тә, моңаеп та алдылар. Яшьлек хисләренә бирелеп җырлап та җибәрделәр, биеп тә киттеләр. Сөйләп сүзләре бетмәде! "10 гына көнгә фермага эшкә килә алмассызмы, дип сорасалар, барыр идегезме? "  - дигән сорауга барысы да, "Шушы коллектив белән булса, барабыз" дип җавап бирделәр. 19 ел ферма мөдире булып эшләгән, инде 88нче яше белән баручы Габдрахман ага да :"Шушы кызлар белән булса, мин дә барам! " - дип җавап бирде. Кичә үзешчәннәрнең искиткес зәвыклы чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәмгә чакыру алган һәркемгә истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары бирелде. 3 сәгатьтән артык барган, авыл хезмәтчәннәренә дан җырлаган әлеге кичә беркемне дә ялыктырмады. Киресенчә, бер мизгелдә үтеп китте. Күңелле дә, бераз ямансу да булган бу бәйрәмнең кайтавазы күңелләрдә озак сакланыр әле.

Раушания Гайнуллина

Ор авылы мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев