Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Орда өлкәннәргә хөрмәт һәрчак зурдан

Ор балалар бакчасында дәү әниләр өчен "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән музыкаль тамаша уздырдылар.

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән оныкларына юл күрсәтүче сөекле дәү әниләрен өлкәннәр көне белән котлау өчен Ор балалар бакчасы коллективы үзләренә кунакка- бәйрәм тамашасы карарга чакырды. Дәү әниләргә "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән музыкаль тамаша күрсәтелде.

Әбиләр бик рәхәтләнеп үзләренең оныкларын карап утырдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте. Дәү әниләр үзләренең оныклары белән корбан ашыннан авыз иттеләр һәм үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев