Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Орда мәдәниятле халык яши

"Гөрләп торсын сәхнә түре" дип исемләнгән җырлы-биюле композициядә кечкенә авылдан 22 үзешчәнне сәхнәдә күрү моның ачык мисалы.

Безнең Ор халкы элек-электән мәдәниятле халык."Гөрләп торсын сәхнә түре" дип исемләнгән җырлы-биюле композициядә кечкенә авылдан 22 үзешчәнне сәхнәдә күрү моның ачык мисалы.

Икенчедән мәдәният учагыбыз бик матур, зәвыклы, тамашачыны үзенә тартып тора. Башкаладан килгән артистлар да авыл җирендә шушындый мәдәният учагы булуына гаҗәпләнүләрен яшермиләр. Клубка килеп кергәч кулларындагы әйберләрен куеп бер клубны әйләнеп чыгалар,Тамаша залына кергәч тагын бер аптырашта калалар. Урындыкларга кадәр утырып карыйлар. Моның өчен без – авыл халкы авылдашыбыз Ринат Гиният улы Җәләловка бик рәхмәтле.Ул авылыбызны клублы итеп кенә калмыйча, шушы сарайны төзек тоту өчен матди ярдәмен кызганмый. Тамашачыларыбыз да мәдәниятле. Чаралар тулы залларда үтә. "Гөрләп торсын сәхнә түре" дигән чара да тулы залларда үтте. Тамаша вакытында шаулашып, кереп-чыгып йөрү безнең авыл халкы өчен ят әйбер, дип шалтырата Раушания Гайнуллина.

Раушания Гайнуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыр-бию бәйгесе