Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Орлылар сәнгатьне үз итә

Ор мәдәният йортында Яңа ел ялларында ел саен нинди чаралар гына үткәрелми. Үзешчәннәр концерты дисеңме, башкала артистларының концерты дисеңме, һәрберсе аншлаг белән үтә.

“Ел саен үткәрелә торган традиция буенча алдагы елларда авылга багышланган авылның көнкүрешен яктырткан концерт куйсалар, ә быел үзешчәннәребез "Кар кызы бәйрәмгә чакыра" дип исемләнгән театральләштерелгән бик матур бәйрәм концерты куйдылар. Концерт барышында авылыбыз үзешчәннәренең матур чыгышларына сөенеп,куанып утырдык.Һәрбер чыгыш зур хәзерлек белән тамашачы хозурына тапшырылды.

Һәр чыгышны сәхнәгә кую өчен күпме әзерлек кирәген шул тирәдә кайнаган кеше генә белә.Сәхнә костюмнарының төрлелегенә шаккаттык. Һәрбер бию өчен аерым кием. Аларны каян табып бетергәннәр. Булмаганнарын Раушания Гаунуллина үз куллары белән булдыра. Кием тегәргә дә,балалар өчен Кыш бабай күчтәнәчләренә дә җаен (акча ягын) тапканнар.

Без, Ор авылы халкы, бу концертны оештыруыгыз өчен Раушания һәм Айрат Гайнуллиннарга, балаларга берсеннән-берсе матур биюләр өйрәтүче Фәнзиягә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Авыл үзешчәннәренең әзерлекле һәм эчтәлекле чыгышлары безне таң калдырды.

Мондый очрашулар алдагы көннәрдә икеләтә энергия белән эшләр өчен зур этәргеч көч, дәрт бирә, һәм моның өчен оештыручыларга зур рәхмәт әйтәбез!


Олы ихтирам белән Ор авылы халкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт