Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Остазлар һәм шәкертләр яки “Голос” концертыннан алган тәэсирләр

Мәдәният үзәгендә "Национальный голос - дети" проекты кысаларында Балтач зонасында сайлап алу турларында җиңү яулаган егет-кызларның "Агыла моң, сарыла моң" дип аталган концертын карагач туган фикерләр.

Район мәгариф идарәсе белән мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган бу чара кыска вакыт эчендә районыбызда үсеп килүче яшь талантларны үстерүгә зур этәргеч булып тора. Концертта, нигездә, яңа тавышлар түгел, ә үз мәктәпләре, авыл һәм район мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгышлар ясап, азмы-күпме чирканчык алган балалар катнашты. Алар вокал һәм конферансье номинацияләрендә көч сынаштылар. Концертта тәкъдим ителгән 33 номерның күпчелеге рус телендәге чыгышлар булуы белән истә калды.
Мәсәлән, Балтач урта мәктәбе укытучыларының әниләр турындагы чыгышы шулкадәр үтемле башкарылды, тик иң соңгы "...үзләрен "Әни" дип таныганнар, басыгыз!" дигән боеру сүзләренең залны яңгыратып рус телендә әйтелүе - күпчелек өлешне татарлар тәшкил иткән аудитория өчен бераз ятрак күренеш булды, дияр идем. Шул хис-тойгыларга бирелеп, тамашачы аягүрә торып басканда баласының чыгышын карарга килгән бер татар апасы да: "Нинди мама булыйк инде без, хай Аллам, шуны матур итеп, татарча әни диеп әйтеп буладыр бит", диеп көрсенеп куюы шул фикеремне тагын да куәтләде. Бу һич кенә дә рус теленә "протест" белдерүем түгел, ә мохит һәм тамашачы реакциясе белән бәйле очракны гына сүрәтләү.
Ә балаларның чыгышларына килгәндә, мәсәлән, Римма Әхтәмованың шәкертләре җыр буенча Гөлназ Галиева, Карина Ильясова, Зилә Хәмитова, Сөмбелә Сибәгатуллина, Баязит Габдуллин һәм конферансье Самира Гасыймовалар рус, татар һәм инглиз телләрендә чыгыш ясап, башкалардан үзләренең көчле аһәңле тавышлары, башкару очталыклары белән аерылып тордылар.
- Һәр баланың үз тембры, үзенә генә хас стиле бар. Шуның өчен аларга туры килә торган репертуар сайлап, кабатланмас образ тудыру остазның төп бурычы булып тора, - дип белдерде гимназиядә музыка укытучысы Римма Әхтәмова. Римма Рифовна исә үз чиратында, музыка серләренә һәм укыту алымнарына төшендергән остазы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминовка рәхмәтле.
Остазлардан Нәҗип Әминов, Фәридә Кәримова, Айсылу Әсәдуллина, Римма Әхтәмова, Гүзәл Әскаровалар да һәрберсе 5 укучы әзерләгән иде. Ә Нәҗип Әминов һәм Гүзәл Әскароваларның шәкертләре белән чыгыш ясаулары тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде.
Тамашачы күңеленә хуш килгән башкаручыларның исемнәрен алдан таратылган бланкаларга язып билгеләделәр. Менә көтеп алган мизгелләр якынлашты, түбәндәге балалар "Тамашачы мәхәббәте" исеменә лаек булды: Гөлназ Галиева (Р. Әхтәмова), Радион Кушаев (А.Әсәдуллина), Данис Гарифуллин (Ф. Кәримова), Айгөл Ибраһимова (Г.Әскарова), Рафил Сафиуллин (Н.Әминов) һәм нәфис сүз осталары Гүзәл Вәлишина (остазы - А. Ибраһимова), Илфат Гыйльманов (Л.Нәкыйпова), Инсаф Зарипов (Ф. Бәдегетдинова). Аларга бүләкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды, уңышлы чыгышлары белән котлап, уңышлар теләде , чараны оештырган мәгариф идарәсе белгечләренең һәм остазларның хезмәтенә олы бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250