Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Озын толымлы Зәлия: “Чәчемне кистерергә җыенмыйм”

Казан музыка көллиятендә белем алучы 17 яшьлек Балтач кызы Зәлиянең чәче 1 метр да 20 сантиметр.

Үзе әйтүенчә, әти-әнисе аның чәчен 3 яшеннән бирле кисми икән. Нәселләре белән озын толымлы алар.

– Әнинең әнисе дә озын чәчле булган. Әни дә яшь вакытта толымнар белән йөргән. Чәчләремне шулкадәр яратам мин. Сәхнәгә дә озын толымнар белән чыгасым килә, – ди Зәлия Әүбәкирова.

Зәлия чәчен ике чиләк су белән юа икән. Әллә ниләр сөртеп тормый. Бары тик юганнан соң сөлге белән сөртми, үзләренең кипкәнен көтә. Аннары исә очларын бераз майлап куя икән. Соңгы елларда чәченең очларын бераз кистереп тора башлаган. Әмма бөтенләй кистерергә теләмим, ди.


– Чәчегез матур дип килеп әйтүчеләр бар. Әмма мин аларны җыеп йөртергә тырышам. Бәйгеләрдә катнашканда исә матур итеп үреп куям. Күп кеше чәчеңне кистер дип тә киңәш бирә. Янәсе, башка җиңел булып китә, диләр. Әмма мин озын чәчнең бер дә авырлыгын күрмим. Киресенчә, татар кызы булгач, толымнарны горурланып йөртәм, – ди ул. – Нәселдән бирелгән чәчләремне әллә нишләтәсе дә юк. Моның өчен әбиемә рәхмәт. Озын чәчләремне – аның бүләге дип кабул иттем, Шуңа да мин аларны кистерергә теләмим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зәлия Әүбәкерова