Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Питрау бәйрәме 18 июльгә билгеләнгән, тик...

Җөри авылында узучы данлыклы Питрау бәйрәме быел 18 июльгә билгеләнгән. Керәшен бәйрәменең матур традицияләреннән берсе булган "Керәшен чибәре-2020" гүзәллек бәйгесенең нигезләмәсендә шулай диелгән.

Бу хакта Мамадыш районы халкы белән туры эфир вакытында район башлыгы Анатолий Иванов та әйткән була. Тик республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале нинди форматта узачак соң? "Без әлегә төгәл берни дә белмибез. Онлайн оештырырбызмы, гадәти бәйрәм ясарга рөхсәт итәрләрме - әлегә төгәл билгеле түгел. Мариларның "Семык"лары да, Троица да быел онлайн-форматта оештырылды. Аларның тәҗрибәсен өйрәнеп утырабыз әле", дип җавап бирде безгә Татарстан Республикасы керәшеннән оешмасы җитәкчеләреннән берсе Людмила Белоусова.
Димәк, көтәбез.

Фото: tatar-congress.org
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балтачлар, беркемгэ бернэрсэ эйткэн ем юк, беркемнен мина чыкканы юк. Фантазиягез шэп, э халык сезгэ ышана! Белоусова.

    Теги: Питрау