Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Питрау, Дорга сабантуйлары...

Рәсәй – күпмилләтле ил. Безнең кечкенә районыбыз да күпмилләтле.

 Рәсәй – күпмилләтле ил. Безнең кечкенә районыбыз да күпмилләтле. Районда Гырон-быдтон, Питрау һәм башка милли бәйрәмнәр уза. Дорга сабантуйларын райондашлар аеруча ярата.Чөнки әлеге бәйрәм милли традицияләребезне яңарта, әби-бабаларыбызның үткән тормышларын яшь буынга җиткерә, борынгы заманнардагы әдәп-әхлак мәсьәләсе хәзерге җәмгыять өчен гаять тә актуаль.

Дорга мәдәният йорты халык авыз иҗаты – фольклор аша  рус, татар, мари, удмурт халкының милли традицияләрен яңарту, аны саклап калу, хәзерге буынга җиткерү өчен аеруча да зур хезмәт куя.  Мәдәният йорты мөдире һәм аның сәнгать җитәкчесе Фирдания һәм Николай Алексеевлар  «Дорга бәйрәме»н үткәрү буенча гаилә подряды белән хезмәт куя, борынгы җыр-биюләргә җирле һәм дә күрше -тирә, гомумән алганда, бөтен район авылларын да җәлеп итә. Әлеге гаилә бергәләп рус,татар, удмурт, мари телләрендә җырлый-бии, җырлар иҗат итә, милли гореф-гадәтләрне яңарта. Эзләнүләр, киемнәр табу, тектерү, милли чыгышлар ясау -  болар күп вакыт һәм чыгым сорый торган хезмәтләр. Традицион «Дорга бәйрәме» җитүен район халкы  зарыгып көтә, милли гореф-гадәтләр яңартылган бәйрәмдә теләп катнаша, милли ризыклардан авыз итә, борынгыдан сакланып калган уеннарда катнаша, хәтта шәһәргә киткән яшьләрне дә кире авылга җыя, яшьләр күбрәк әби-бабаларыннан, әти-әниләреннән сакланып калган милли киемнәрдән килергә тырыша. Әхлак нормалары югала барган хәзерге җәмгыятьтә әдәп-тәрбия кагыйдәләрен торгызу гаять тә кирәк. Һәм моны Дорга мәдәният йорты үткәргән «Дорга бәйрәме» кебек милли чаралар аша тормышка ашыру отышлы.

Милли бәйрәмнәрнең яшь буынны тәрбияләүдә, яшьләр күңеленә әхлак орлыклары салуда роле зур, үз җирлегеңдә яшәүче төрле милләт вәкилләре белән аралашып яшәү дә милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуда ярдәм итә, үзара дус-тату яшәүгә этәрә, ватанпәрвәрлек хисләрен арттыра. Заманча шартларда, үткәндәге мәдәни кыйммәтләрне саклап фольклорны җәелдерү җирле мәдәниятне генә түгел, илебезнең мәдәният үсешенә дә зур йогынтысы зур.

 Динә Йосыпова, КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм сабантуй Питрау