Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Питрау – күңелгә рәхәт бәйрәм

Биктәшлеләрнең Питрауны зурлап уздыра башлавына да 5 ел вакыт узган. Елдан-ел әлеге зур бәйрәм тирә-як авыллар һәм район халкы өчен матур тамашага әверелде.

Бәйрәм тантанасын ачып җибәрү җаваплылыгы авыл үзешчәннәренә һәм балаларга бирелгән. Җигүле атларда керәшен халкының милли киемнәрен кигән, башларына тәкыя салган өлкән буын утырса, яшьләр уйнап-көлеп, җырлап мәйдан әйләнде. Халыкта Питрау көнне җыйган үләннәр барлык авырулардан дәвалый дигән ышану яши, шуңа да яшьләр тартып барган арбаларда каен миннеге, мәтрүшкәләр бар иде. Кызлар тамашачыларга Питрау чәчкәләре - ромашкалар бәйләме бүләк итте.

Халык җыелган арада, балалар өчен дә уеннар оештырылды. Бу көнне, гомумән, олысына да, кечесенә дә игътибар зур булды. Уеннар барганда сәхнә дә буш тормады: концерт тамашасы югары әзерлектә узды. Халык инде яратып өлгергән "Рәвешләр" - Биктәш кияве Айдар Галәскаров һәм Әбри Хәбриевтан тыш Ренат Галиәскаров, Айзат Шәйхелмәрданов, Рафил Җәләлиев, Раннур Әүхәдиев кебек үзебезнең район егетләре чыгышын да күрде.

Елның-елында бу бәйрәмдә популяр җырчылар бик теләп катнаша. ИлГәрәй, Венер Сәлимов, Мөнир Рахмаев чыгышлары күңелләрне дәртләндерде, кәефләрне күтәрде. Алар янына бала-чага, олылар биергә чыкты. Кешеләр бар борчуларын онытып, алдагы урып-җыюга көч туплады дип әйтергә була.

Мәйдан уртасында олылар өчен кул көрәше, капчык киеп йөгерү, татарча көрәш, балалар өчен әйбер кисеш һәм башка төрле уеннар оештырылса, мәйдан читендәге Шушма елгасы буенда капчык сугышы, кыек баганага менү, канаттан елга аркылы чыгу кебек уеннар барды. Елганың ике яры да халык белән шыгрым тулы, тамаша карыйлар. Бу уеннар икеләтә җитезлек, осталык сорый.

Мәйданнан читтә уеннар шактый булса да, көрәш яратучылар урыннарыннан кузгалмады. Биктәшләр көрәшендә ике җиңүче була - берсе Биктәш батыры, икенчесе Питрау батыры дип атала. Биктәш батыры исеменә лаек булыр өчен көндәшләрен җиңеп, бертуган Айрат һәм Айдар Апановлар бил алышты. Яндагы бер абзый: "Кем җиңсә дә ярый, икегез дә бер өйнеке бит", - дип киңәшләрен бирсә дә, Айрат Апанов җиңү яулады. Питрау батыры исеменә исә Арбор егете Ринат Хәйретдинов лаек булды.

Оештыручы егетләрнең ай дәвамында мәйданда төрле эшләр алып баруы мактауга лаек: Шушма ярлары яхшылап чистартылган, елга аша чыгарга уңайлы булсын өчен басма салынган, тирә-яктагы чүп үләннәре чабылган, машина куяр өчен уңайлы тукталышлар ясалган.
Питрау бәйрәмендәге ат чабышында 32 ат катнашты. "Татарстан" җәмгыяте атлары беренчелекне бирмәде. Биктәшлеләрнең зур өмет баглаган "Братан" кушаматлы аты да сынатмады, икенче призлы урынны алды. Гомумән алганда, бәйгедә җирле нәсел атлары арасында 1 урынны "Татарстан" җәмгыятеннән "Ласточка" кушаматлы ат белән Расих Габделхаков, 2 урынны "Кама" хуҗалыгыннан "Акра" кушаматлы ат белән Нурсил Әхмәтҗанов, 3 урынны Арчадан "Гром" кушаматлы ат белән Исмәгыйль Яхин яулады. Бияләр арасында 1 урында "Татарстан" җәмгыятеннән "Асылъяр" кушаматлы ат белән Ирек Төхвәтуллин, 2 урында "Сорнай" җәмгыятеннән "Шанель" кушаматлы ат белән Сергей Изосимов, 3 урында Сабадан "Пальма" кушаматлы ат белән Рәсим Әсәдуллин. Айгырлар арасында 1 урынны "Татарстан" җәмгыятеннән "Тарлау" кушаматлы ат белән Марсель Шәфигуллин, 2 урынны Биктәштән Ленар Федоровның "Братан" кушаматлы аты белән Эдик Митрофанов, 3 урынны Арчадан "Хитрый" кушаматлы ат белән Илназ Шакирҗанов алды.

Биктәштәге Питрау хакында матур истәлекләр әле озак сакланыр. Бу авылның тырыш, күмәк халкына киләсе елларда да әлеге матур бәйрәмне оештыру язсын.

Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,
КФУ студенты.
Биктэштә узган Питрау бәйрәменнән остәмә фоторепортажны биредә карагыз: baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250