Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Пошалым чаналары-2024» җыр фестивале балтачлыларга җиңү алып килде (фото)

«Пошалым чаналары-2024» җыр фестивалендә райондашыбыз Рәсүл Фәйзрахманов −1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

«Пошалым чаналары» бәйгесенең сайлап алу туры Арча районының Урта Пошалым авылында узды. Сайлап алу этабыннан узган катнашучылар Арча район Мәдәният йортында чыгыш ясадылар, бүләкләр алдылар.

Фестивальнең гала-концерты Казанда, «Пирамида» концертлар залында узды.

«Пошалым чаналары-2024» җыр фестивалендә райондашыбыз Рәсүл Фәйзрахманов −1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Фирүзә Камалова туган як җырчысы булып танылды. Илһам Хәйруллин һәм Айсылу Кәримова дипломант булды.

Егет-кызларны һәм аларның остазлары Айсылу Әсәдуллинаны, Әлфия Фәйзрахманованы ихластан котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Пошалым чаналары»