Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пүскән авылынан Гарифуллиннар гаиләсендә җырламаган кеше юк

25 ноябрь көнне Кили мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Пүскән авылының Гарифуллиннар гаиләсенең "Җырларым булсын бүләк" дип исемләнгән концерты булды.

Концертта гаилә башлыгы - Фәнис, тормыш иптәше - Илзия, балалары - Илүзә белән Дәниф һәм биш яшьлек нәни Фирүзә дә чыгыш ясады. Аларның һәркайсында үзгә бер моң, аһәң бар. Тамашачы алкышларын жәлләмәде аларга, балаларның чыгышын да, тормыш иптәше Илзия белән парлап башкарган "Бул үземә генә" җырын да яратып кабул итте.
Тәбрикләргә килгән кунаклар бу гаиләгә соклануларын белдерде. Тимирязев исемендәге җәмгыять исеменнән Наил Мәрданов алдынгы шоферга тырыш хезмәте һәм авыл җирлегендә үткән барлык мәдәни чараларны җырлары белән ямьләндергәне өчен хөрмәт тулы рәхмәтен белдерде. Балтач авыл клублары челтәре директоры Илдар Насыйбуллин үзешчән сәнгатькә керткән өлеше өчен Фәнис Гарифуллинга Рәхмәт хаты тапшырды. Күп санлы Мактау таныклыклары, Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары янына тагын берәү өстәлде.

- Концертка әзерләнү җиңел эш түгел икән. Әлеге программаны әзерләүдә ярдәме тигән һәркайсына олы рәхмәтемне белдереп башымны иям. Шулай ук Кили мәдәният йорты һәм Балтач авыл клублары челтәре хезмәткәрләренең дә ярдәме зур булды. Гаиләм һәм туганнарым тырышлыгы белән хыялымны тормышка ашыра алдым. Мине кече яшьтән үк сәхнәгә этеп диярлек алып чыккан, ул вакыттагы Пүскән авыл клубы мөдире Гөлзада апага рәхмәтлемен. Ул башлап йөрмәгән булса, сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешә дә алмаган булыр идем, - ди районкүләм мәдәни чараларда актив катнашучы Фәнис Гарифуллин.
Фотоларны тулы күләмдә биредә карагыз: http://baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250