Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пүскән, Нормабаш – иң өлгерләре

Авыл җирлекләрендә Яңа ел бәйрәмнәре 25 декабрьдә үк башлангыч алды. Көннәр буранлы торса да, бәйрәм итәр өчен һава торышы киртә булмады.

Норма җирлегенә кергән Пүскән һәм Нормабаш авыллары иң өлгерләре булып чыкты. 25 декабрь көнне Пүскән халкы, олысы-кечесе бердәм булып Яңа ел бәйрәмен уздырдылар.Клуб булмауны да, буран булуны да сәбәп итми, күңелле итеп бәйрәм итүләре бары соклану хисләре уятты. Уен-җырлар, күмәк биюләр, бушка пылау бәйрәм бизәге буларак пүскәнлеләр күңелендә әле озак сакланыр.

Нормабашта да Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм быел урамда узса, икенче елга яңа клубта каршыларбыз дигән өмет һәм күтәренке кәеф белән каршылыйлар алар Юлбарыс елын.

Тиздән башка мәдәният учакларында да бал-маскарадлар гөрләячәк. Яңа еллар һәркемгә бәхет-шатлык, иминлек алып килсен.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маскарад Чыршы бәйрәме