Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Һәр авылда талантлы яшьләребез бар”

“Һәр авылда талантлы яшьләребез бар”, ди районда «Поколение NEXT-2020” проектын булдыручыларның берсе, район мәдәният үзәге директоры Раил Садыйков, 


– «Поколение NEXT-2020” проектын уйлап табарга Татарстан күләмендә үтүче “Безнең заман” фестивале этәргеч бирде. Чөнки елдан-ел шушы конкурста катнашабыз һәм ел да “инде бу юлы кемнәрне катнаштырырга икән?” дигән сорау алдында калабыз. Бик авыр йөкләмә ул безнең өчен. Һәрбер авылда диярлек талантлы яшьләр барлыгын беләбез, шул яшьләрне ачар өчен әлеге проектны эшләп карадык та инде. Быел гына башланыр да, туктар дип уйламыйбыз, чөнки күп кенә мәдәният йорты һәм клуб мөдирләре идеябезне хуплады, салкын караучылар да булмады түгел. Моның кадәр үк булып чыгар дип көтмәгән идек. Район мәдәният үзәгендә эшләүче белегчләр белән берлектә талантлы яшьләргә ярдәм иттек, чыгышларын бизәп-матурлап, 39 номердан торган, өч сәгатьлек шундый матур, зур чараны уздырып чыга алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев