Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Һәр йортта көтеп алалар

Почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме уңаеннан язма эзерләү уе безне Көшкәтбашка илтте.

Тау башыннан елга буйлап җәелеп яткан күпсанлы урамнарын күзәткәннән соң, бу авылда газета-журналларны таратып чыгу бик җиңелләрдән түгелдер дигән фикер туды. Дөресен генә әйткәндә, Көшкәтбашның табигате дә, кешеләре дә һәм аларның гамәлләре дә үзгә, башкалардан аерылып тора. Бу авылда тырышлар, булдыклылар, һәр эшкә күңелен биреп эшләүчеләр яшәгәне күпләргә билгеле һәм безнең әңгәмәдәшебез, авылның хат ташучысы Диләрә Габделхакова нәкъ шундыйларның берсе булып чыкты.
Диләрә тумышы белән Мари Иле, Ступкина авылыннан. Соңрак гаиләләре Мариец бистәсенә күчеп килә. Әтиләре озак еллар шофер булып эшли, әниләре фермада алдынгы сыер савучы була. 1996 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Диләрә Норма һөнәр училищесында тегүчелек һөнәренә укый. – Тегүче серләренә безне Яңгулдан Сания апа Рамазанова өйрәтте, мин аңа бик рәхмәтле, – ди әңгәмәдәшем. Укуын тәмамлап, туган ягына кайтып үзләрендә эшкә урнаша Диләрә. Ул елларда татарлар урнашкан төбәкләрдә Сабантуйларны яңадан уздыру дулкыны башлана. – Читтә яшәүче туганым Көшкәтбаш авылыннан өйләнгән иде, ял итәргә кайткач, 2000 елда бездәге беренче Сабантуйга шушы авылдан кыз ягыннан туганнары белән бергә кунакка килделәр. Шунда булачак тормыш иптәшем Фәнил белән таныштым, бер уйламаган җирдән кыска гына вакытта Көшкәтбашка килен булып төштем. Менә шушы нигездә 22 елдан артык гомер кичерәбез, ике кыз, бер ул тәрбиялибез, – ди ул тыйнак кына.
Төп йорт хужасы Фагыйль ага Субаш якларында гына түгел, районга танылган агроном, ул Мариец бистәсендә яшәүче кодаларын Балтач ягына тарта. Калинин исемендәге колхоз рәисе Ришат Нургалиев аларга йорт һәм мунча салып бирә, туганнар җыйналып каралты-кураларны булдыралар. Әтиләре сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә шофер булып эшләгән, соңрак төзелештә йөргән, әниләре сыерлар саварга, фермага эшкә урнашкан. Алар үзләрен сыендырган колхозга һәм булышкан хуҗалык җитәкчесенә, күршеләренә рәхмәтле булып яшәгәннәр.
– Үзем почта тарату эшенә бер дә алынырмын димәгән идем, озак еллар хат ташучы булып эшләгән Рәзилә апа отпускага чыкканда, газета-журналлар өләшеп тор әле, дип бу эшне тапшырды. Ял итеп чыгып, ике-өч көн эшләде дә, әйдә, Диләрә, миннән булмый икән инде, минем эшне син алып кал инде, дип димләде. Шулай итеп, 2013 елдан бу хезмәттә. Җайлап ияләндем инде. Хуҗалыгыбызда да эш күп, 8 савым сыерыбыз бар, 18 баш умарта һәм башкалары. Бу йорттагы әнием Гөлсама бик булыша, бер минутта тик тормый, – ди килен. Гомер буе колхозда фермада эшләгән, колхоз терлеге ачтан үлмәсен өчен төнлә колхоз басуыннан салам күтәреп ташыган Гөлсама апа бүген дә бакчада эшли, бәрәңгене корт басып бетерә инде, ничек бетми бу афәт, дип борчылып йөргән көне.
Диләрә тормышны «Уңыш» хуҗалыгында механик та, гараж мөдире дә, тәэминатчы да булып эшләүче тормыш иптәше Фәнил белән аңлашып алып бара. Икесенә бер «Калина» белән чиратлашып хуҗалыкка запчастьлар да, Югары Субаштан почта да алып кайтырга өлгерәләр. Балалар булганда бу эшне башкарып чыгып була, ди ул. Олы кыз инде Казанда югары уку йортында белем ала, янда улым һәм кызым төп булышчы булып торалар. План буенча җиткерелгән товарларны да уртак тел табып, урнаштырып барам, газетага яздыруны да онытырга ярамый. Әмма елдан-ел укучылар саны кимүе генә кызганыч. Шуңа да карамыйча, эшебезне тиешенчә башкарырга тырышабыз, ди авылда өйдән-өйгә йөреп, яңа хәбәрләр, район, ил һәм дөнья яңалыкларын өләшүче хат ташучы.
Аякларың талмасын, күңелең тыныч, гаиләң тулы булсын һәм тигез тормышта озак еллар шушы игелекле эшеңдә эшләргә насыйп булсын, Диләрә!
 

Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме