Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Радик Михайлов сәбәп эзләми, кәсеп итә

Килешәсездер: һәр эшнең, һәр һөнәрнең үз фанаты була. Элек тә булды, бүген дә бар андыйлар. Радик Михайлов - Балтач районында әнә шундый үзенчәлекле кешеләрнең берсе. Озак еллар мәдәният бүлеген җитәкләде. Бар сәләтен биреп эшләде. Районда гына түгел, республикада танылды. Ипле-итагатьле кеше буларак, "югары"дагылар бе¬лән дә уртак тел таба белде, үз...

Бернинди каршы¬лык-проблема бул¬мады. Кызганыч ки, үзе теләп (һич тә ихтыярый-мәҗбүри түгел), бик иртә бу кәнәфине калдырды, әнә шуннан бүген¬гәчә бу урынга аның кебек үз эшенә бирелгән кеше кил¬мәде әле. Аның белән эшләгән елларны сагынучылар, "их, кит¬мәгән булса..." дип уфтанучылар күплеген беләм.
Ә ул тотты да бар энергиясен еллар шаукымы белән дәрәҗәсен югалта баручы кино сәнгатен торгызуга, күчмә кино дигән яңа төрне популярлаштыруга багышлады. Нульдән диярлек башлап, санаулы еллар эчендә тирә-якта, республикада танылырлык эш күрсәтә алган Радик Тихоновичның дүрт кешелек тырыш коллективы, алар чыгарган "мөгез"¬ләр турында без берничә тапкыр яздык инде. Заманча күчмә җиһазлар белән "коралланып", мәк¬тәп¬тән мәк¬тәпкә, авылдан авылга, районнан районга йөреп, кино бәйрәм¬нәре үткәреп, алар кеше¬ләрдә сәнгатьнең бу төренә мәхәббәтне кире кайтара, уята алды.
- Бүген инде Кукмара районына, Киров өлкәсенең Малмыж районы авылларына гына йөрибез. Күбесенчә үзебезнең мәктәпләр, авыллар белән эшлибез, - ди Радик әфәнде. - Күрсәткеч¬лә¬ребез бик әйбәт, ел саен диярлек республикада беренче урынны алабыз. Авыл районнары буенча гына тү¬гел, шәһәрләрне дә узабыз әле. Әйтик, үткән ел без 18 мең тамашачыга хезмәт күр¬сәтеп, 714 мең сум акча эш¬ләгән булсак, икенче урынга чыккан Алабуга шәһәре һәм районы 11 мең тамашачы белән 360 мең сум акча эшләгән иде. Быел да нәти¬җәләребез бик әйбәт.
Россиядә игълан ителгән Кино елында башкача була да алмый инде. Әле бит кино күрсәтү белән бергә, район кино челтәре тарихын барлау, үзләрен шушы хезмәткә багышлаган кешеләрне халыкка кабат кайтару, хатирә¬ләрне барлау буенча да күп эшләделәр. Кино елына багышланган иң зур чара да Балтачта үтте.
Татарстан Кинема¬то¬граф¬лары берлеге "Татаркино" оешмасы белән бер¬лек¬тә оештырылды ул һәм тулы бер көн кино сән¬гатенә багышланды. Көндез укучылар, кичен өлкәннәр белән бергә бик тә мәгънәле чара үткәрделәр. Кино сән¬гବте¬нең үткәнен, бүгенгесен чагылдыручы күчмә музей үзе генә дә ни тора! Әлеге музейны булдыручы Виктор Клячкин, Олег Сруровлар, башкаладан килгән дәрәҗәле кунаклар белән очрашуда безнеке¬ләр - аларга, алар Радик Ми¬хайлов җитәкләгән кино оеш-масының эшчәнлегенә сокланды.
Районыбызда үзен режиссерлык өлкә¬сендә сынап караучы яшь¬ләрнең арта баруын истә тотсаң, бу очрашуда аларга мастер-класслар би¬релү¬нең киләчәккә бер этәргеч буласына шик юк. Дөрес, бу чарага Балтач егете - бу юнәлештә районда беренче карлыгач булган, исеме республикада таныла барган Илшат Рәхим¬байны чакыру, бәлки, дөрес¬рәк булыр иде. Әмма башкаланыкылар кунак итеп алып кайткан тагын бер өметле яшь режиссер Руслан Вәли¬ев иҗатын да балтачлылар җылы кабул итте. Бу көнне балаларга да, өлкәннәргә дә фильмнарның "иң-иң" дигән¬нәре күрсәтелде.
Кино елында тагын бер "мөгез" чыгармаса, балтачлылар булыр идеме инде ул?! Тирә-яктагыларны шаккатырып, декабрьдән би¬редә автокинотеатр эшли башлады. Сабантуй пар¬кын¬да ачылган бу кино¬театрның үзгәлеге шунда: тамашачы фильмны... машинада утырган килеш кенә карый. Ә тавышы машинадагы радиоалгычлардан ишетелә.
- Бу безнең инициатива түгел, - ди Радик Михайлов. - Парклар, скверлар елы программасы нигезендә Балтач¬ның Сабантуй паркы да бик күп үзгәрешләр кичерде. Биредә 6га 8 метрлы светодиодлы зур экран урнаштыру әлеге программа буенча планга кергән иде. Күп урыннарда аны реклама өчен фай¬даланалар. Район җитәк-челеге безгә, әлеге экранда кино күрсәтеп булмыймы дигән тәкъдим белән чыккач, бик сөенеп эшләп карарга булдык. Районда бит аерым кинотеатр юк. Икенчедән, яшьләр машинада теләсә кая барганчы, шушында килер¬ләр дип уйладык. Балтачтан бик аз гына читтә булуы бер минус булыр дип курыккан идек, беренче фильмны карарга 50дән артык машина килде. "Легенда №17"не күрсәткән идек, бик яратып карадылар.
Хәзер инде атнага бер мәртәбә шимбә көнне балалар һәм әти-әниләр өчен кич¬ке сәгать дүрттә һәм өл¬кәннәр өчен сигездә фильм¬нар күрсәтә башладык. Фильмнарның рейтингы зур булганнарын күрсә¬тергә тырышабыз. Россия буенча сентябрьдә иң күп акча керткән "Жених", ок¬тябрь-ноябрь айларында әле шә¬һәр кинотеатрларында зур уңыш белән барган "Ледокол" фильмнарын, балалар өчен "Робинзон Крузо", "Семейка Крудс"ны күр¬сәттек. Билет бәясе бер машинага - 50 сум. Анда бер кеше булырга да, бишәү килергә дә мөмкин. Әлегә сеансларга 27-28әр машина килә. Гаи¬ләләре белән бергә килеп, чәй эчеп, күңел ачучылар да күренгәли башлады. Кинотеатр популярлашып китә алырмы, монысын киләчәк күрсәтер. Әлегә бу проекттан баш тартырга җыен¬мый¬быз, эшмәкәрлә¬ребезгә биредә кафе-буфет ачу тәкъ¬диме белән чыктык, җәен колонкалар урнаштырып, фильм¬нарны ачык һавада карый торган итә¬чәкбез.
Теләмәгән сәбәп эзләр, теләгән - кәсеп итәр дими, ни дисең!
Гөлсинә Хәбибуллина
Чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=2943

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250