Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рафинә Ганиуллина Габделфәт Сафин турында: Бик таләпчән

Габделфәт Сафин укытучы буларак бик таләпчән. Бу әйбәт сыйфат дип саныйм. Чөнки алар куйган планкага күтәрелергә тырышасың, үзеңнең яхшы икәнеңне дәлилли башлыйсың.

Казанда Тинчурин театры бинасында Габделфәт Сафинның концертлары дәвам итә. 12, 18, 19 март - 18.30дә театр сәхнәсендә Татарстанның халык артисты белән бергә Рафинә Ганиуллинаның иҗат төркеме дә катнаша.

Моннан берничә ел элек нәкъ менә Габделфәт Сафинның төркеменә килеп эләгүен Рафинә Ганиуллина болай дип искә ала:

– Габделфәт абый төркеме белән 2007нче елда, әле студент вакытта ук эшли башладым. Безне уртак танышыбыз таныштырды. Дуэт җырлар өчен, Габделфәт абый партнер эзли иде. Безнең тавышлар туры килде. Бу төркемдә эшләү миңа бик күп нәрсә бирде. Мин алар белән эшләү дәверендә профессиональ яктан нык үстем дип саныйм. Төркемдә эшләгәндә, чыннан да, күп нәрсәгә өйрәнәсең. Оештыру эшләренә дә өйрәнергә була, җырлау тәҗрибәсе дә туплыйсың.

Габделфәт Сафин укытучы буларак бик таләпчән. Бу әйбәт сыйфат дип саныйм. Чөнки алар куйган планкага күтәрелергә тырышасың, үзеңнең яхшы икәнеңне дәлилли башлыйсың. Фикерләребез һәрвакытта диярлек туры килә. Ничә ел эшләп, әле бер генә дә сүзгә килгәнебез булмады, ди җырчы.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: rafinaganiullina

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада