Райондашларыбыз күршеләрдә мастер-класста катнашкан
Чара бик күңелле узган, балалар канәгать калган.
Карадуган авыл Мәдәният йорты директоры Гөлкәй Хәйруллина һәм сәнгать җитәкчесе Равил Гарифҗанов Арча районы Хәсәншәех авылында кунакта булган.
Райондашларыбыз Хәсәншәех мәдәният йортында музыка уен коралларында уйнау буенча мастер-класста катнашкан.
Хәсәншәех һәм Карадуган авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларны гармун, курай, кубыз белән таныштырган. Гөлкәй Хәйруллина курайда уйнауның файдасы турында да сөйләгән. Аның сүзләренә карганда, әлеге уен коралында уйнаган кешегә сирәк салкын тия, һәм курай башны әйбәт эшләтә икән.
Чара бик күңелле узган, балалар канәгать калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев