Райондашыбыз Ирек Фатыйховка ни булган?
«Кемнең больничныйга чыгасы килә, минем хатынга мөрәҗәгать итә аласыз, бик тиз хәл итеп бирәчәк...»
Алып баручы Ирек Фатыйхов, хатыны «булышлыгы» белән, аягын имгәткән. Ул хәзер аягына такта бәйләп йөрергә мәҗбүр. Бу турыда көлә-көлә сөйләп, "гипс«ның яңа төрен дусларына да күрсәткән ул.
«Дуслар, „күз тию“ дигән әйбер чыннан да бар икән ул. Карагыз әле, нинди көнгә калдым. Аякны шулай такта кыстырып бәйләп куярга туры килде.Бер көнне аягыма массаж ясаткан вакытта хатыныма „аякны тартып җибәр әле“ дип әйткән идем. Аз гына дөрес эшләмәдеме. Тездә аз гына авырту сизелгән иде. Чүгәләп булмый. Шуннан соң болында күпме йөгердем, сулар коенып, сәпидләрдә йөрдем бит әле. Таныш травматолог егетләр шулай турылап бәйләп куеп карарга куштылар. Узып кына китсен инде», — ди ул.
Алып баручы үзен көтеп торучы яшь парларны тынычландырырга ашыккан.
«Борчылмагыз яме, мин туегызга киләм. Моны салдырып атып була, такта гына ич инде ул. Салдырсаң нормаль йөрим мин. Кайбер очракларда Мөнир Рахмаев кебек аякларны гына аера алмаска могу.
Нәрсә әйтәсе килә: үз белдегегез белән массаж ясарга ярамый икән, профессионалларга барырга кирәк. Ә инде кемнең больничныйга чыгасы килә, минем хатынга мөрәҗәгать итә аласыз, бик тиз хәл итеп бирәчәк», — ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев