Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар җәй буе эшләгән акчаларын кая куйган?

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларны татар эстрадасының иң тырыш, тиктормас, үткен пары диясе килә. Җәй буена бер ял күрми эшли алар. Хәтта диңгезгә барырга да вакытлары юк икән.

- Рамил, сез атнага ничә мәҗлес алып барасыз?

- Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, быел җәй буе эшлибез. Банкетлар күп. Ким дигәндә, атнага өч мәҗлес үткәрәбез. Татарстан буенча гына түгел, Мәскәүгә, Түбән Новгородка, Башкортстанга бик күп чакырулар кабул итәбез.

- Сер булмаса, мәҗлес бәясе ничә сум?

- Казанда - 45-50 мең сум, Мәскәүдә - 80-100 мең сум. Командабыз зур – Рамилә белән мин, ди-джей, баянчы һәм саксофончы. Мәҗлесне ике телдә алып барабыз.

- Бу кадәр акчаны кая куясыз, Рамил?

- Аллаһка шөкер, финанс мәсьәләсе җайланып китте. Күчемсез милек өлкәсендәге уй-ниятләрне тормышка ашырдык. Әлегә әйтәсем килми... Кыскасы, бик зур эшләр башкардык.

- Яңа клиплар төшерү нияте юкмы?

- Соңгы арада бик күп яңа җырлар иҗат ителде. Хәзер әкренләп клиплар төшерә башларга исәп. Бүген “Күз аттым” җырына клип төшерү эшләре башлана.

- Сез эшләгәндә, балаларны кем карый?

- Әминә белән Салаватны май ахырында Рамиләнең туган ягы - Буа районы Югары Наратбаш авылына кайтарып куйган идек. Җәй буена үсеп, түгәрәкләнеп, матурланганнар. Путин бабай сәдакасы килгәч, балаларны бер атнага Казанга алып килдек. Әминә быел өченче сыйныфка, Салават мәктәпкә әзерлек курсларына барачак. Икесен дә киендердек. Ялларда Казанда яшәүче минем әти-әнидә булдылар да, яңадан авылга киттеләр. Рамиләнең игезәге Рамилнең балалары белән рәхәтләнеп уйныйлар.

- Быел чит илгә бардыгызмы?

- Барып булмады, чөнки буш көнебез юк, эшлибез.  Балалар “кайчан ялга барабыз?” дип үпкә белдерә. “Без кеше ял иткәндә, эшлибез. Кеше эшләгәндә, ял итәрбез”, - дидем.

- Аптырап тормагансың, диңгезне зур бассейнга алыштыргансың әле...

- Кызуда балаларга рәхәт булсын дип бассейн алдым. Башта Рамиләнең туганнарына бассейнны бергә җыелып алырга тәкъдим иткән идем. Кирәксәнмәделәр. “Сезнең балалар гына коена, сез алыгыз”, - дип шаярып әйткәннәр иде. Нәтиҗәдә балалары гына түгел, үзләре дә бассейнда рәхәтләнде (көлә). Ә үземнең бер тапкыр да коенганым юк әле.

Эльвира Шакирова

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ramil-m-ramil-khyretdinovlar-y-bue-eshlgn-akchalaryn-kaya-kuygan

Эльвира Шакирова

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы