Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рамил Шәрәпов: «Өченчесенә дә киләм әле... Квартир бирмәсләрме?»

Тиздән бөтен дөнья Яңа ел могҗизасына күмеләчәк. Гадәттә, яңа елга күчәр алдыннан, агымдагы елдагы кылган гамәлләргә нәтиҗә ясыйлар. Әлеге нәтиҗәләр шәхси уңышлар буенча гына түгел, ә эштәге казанышлар буенча да ясала.

Артистлар иҗатына килгәндә, алар да игътибарсыз калмый. Аларны бүләкләү өчен аерым концертлар, махсус тантаналар уздырыла. Узган көнне танылган алып баручы Рамил Шәрәпов та «Туган тел» исемле милли премиясендә катнашкан. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә үзенең фикерен белдерде.

«Шатлыгым белән уртаклашыйм әле. «Күпкырлы талант иясе» номинациясендә бүләкләделәр. Татарстанда күпме иҗат итеп, Башкортстанда бүләкләнәм. Кызык монда: бер залда - яңа ел кичәсендә төшәбез, аннан чыккан артистлар премиягә китәбез. Мәш киләбез, кыскасы. Урамда йодрык-йодрык кар ява. Чын Яңа ел могҗизасы! Өченчегә дә киләм әле....квартир бирмәсләрме», – ди Рамил.

Рамил Шәрәповны котлыйбыз һәм алда бары тик уңышлар гына теләп калабыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @sharapovram

sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил Шәрәпов