Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ранил ӘШРАПОВ: "Бабаемның хәйләсе бер көндә барысын да үзгәртте"

Мин - замана баласы. Ә нәрсә эшләргә яратам соң? Футбол, хоккей уйнау, компьютерда утыру - боларны һәркем ярата. Ә кар көрәү, утын яру, хайваннар карау - бик сирәк малайларның кулыннан килә торган эштер, миңа калса.

Әле кайчан гына мин андый җаваплы эшләрне бөтенләй дә яратмый идем. Әмма бер көн барысын да үзгәртте.
Ял көне без бабам белән бакчадагы утыннарны келәт эченә ташырга керештек. Бабай "Кем ничә тачка кертә ала?" дигән шарт куйды, шулай ук утыннарны рәт буенча тезеп тә барырга кирәк иде.
Мин бик кызыксынып эшли башладым. Ә бабаем исә, бик тиз арыды, ул мине күзәтеп утыра бирде. Мин эшне тәмамлагач, бабамның мине мактаганын күрсәгез! Ә үзе исә, арган булып юри кыланган икән. Шулай итеп ул минем эшкә өйрәнүемне теләгән.
Бабаемның хәйләсе үзен тулысынча аклады: хәзер утын ташу, тигез итеп өеп кую - минем яраткан эшем.
Фото: http://www.7dach.ru/Insaf2008/posadim-kartoshechku-2553.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250