«Раштуа әкияте», Гран-При һәм башкалар (+фото)
12 гыйнварда Казан шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының «Раштуа әкияте» X Халыкара фестиваль-конкурсы узды.
"Восторг" хореография коллективы ( җитәкчеләре Васинкин Э.Г. һәм Хәбибуллина Н.Ф.) Гран-Прига лаек булды һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Виктория" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты XI Халыкара конкурс-фестивалендә бушлай катнашырга чакыру алды.
Шулай ук "Восторг" коллективы халык биюе белән I дәрәҗә лауреат исеменә дә лаек булды.
"Эстрада вокал. Соло” номинациясендә Әдилә Фәйзрахманова һәм Әдилә Әкбәрова (җитәкчесе Ф.Гарәфетдинова) – I дәрәҗә, Диләрә Габдрахманова һәм Илүзә Гайнетдинова (җитәкчесе Г. Әскәрова) II дәрәҗә лауреат булдылар.
"Театр сәнгате. Нәфис сүз" номинациясендә Адилә Сибәгатуллина һәм Дилә Сибәгатуллина (җитәкчесе Г.Йосыпова) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
"Инструменталь башкару. Халык инструментлары. Соло" номинациясендә Раил Мәрдәнов (җитәкчесе Ф.Мостафин ) I дәрәҗә дипломант булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев