Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рауза ГАФИЯТУЛЛИНА шигырьләре

Йөрәк һаман сыкрый

Җиңү бәйрәмнәре узды
Дөньяларны селкетеп.
Йөрәк ярасы һаман сыкрый,
Һич булмый аны төзәтеп.

Балаларны ятим итеп,
Гомерләрен өзде ирләрнең.
Әле дә сырхавы бетми
Ул чакта күргән иңнәрнең.

Сугыш чоры, ана, бала -
Төннәрен керфек какмый.
Алар җиңелде ат булып,
Кичергәннәр онытылмый.

Өзде яшьли гомерләрен,
Чир чыгып дөнья куйдылар.
Тормыш йөген кисте ачлык,
Пычаксыз суйды ул еллар.


Авыл яши сез булганда

Үзенең мул уңышы белән
Бүген авыл куандыра.
Амбарларыбыз тулы байлык,
Анысы да нигә тора!

Менә дигән яхшы хуҗабыз,
Эшлә генә - бирә барын.
Эшсезләргә эшен таба,
Яшәргә ни кирәк тагын?!

Кирәген китереп бирәләр,
Җитмәгәннән җиткән күптер.
Бар нәрсәләр җитеш корылган,
Җитмәгән ай белән күктер.

"Аллага шөкер!" диеп яшим,
Тормышыбыз мул булганга.
Эшчән хезмәтчәннәребез күп,
Авыл яши Сез булганда!

Солдат хаты

Без барасы юллар урман аша,
Юлларыбыз кайда тукталыр.
Нинди йөзләр безне каршы алыр,
Нинди сүзләр безгә ут салыр?..

Бар дөньясын дошман чорнаса да,
Үтеп кердек дошман тылына.
Мондагы хәлләрне сез күрсәгез,
Тамагыма төер тыгыла.

Утны-суны белми көрәшәбез,
Үлем көтеп һәрбер минутта.
Очрашулар насыйп булырмы,
Шуны уйлап, янам мин утта.

Дошман керә, барсын кыра бара,
Авыл-авыл йортлар яналар.
Мактанырлык түгел безнең хәлләр,
Күпләр яралы, кимеп баралар.

Тиз арада гына хатым яздым,
Тирә-якта шартлау тавышы.
Кая барма үлем көтеп тора,
Ыңгырашу, үлем сагышы.

Фото: http://www.rybnoe.net/publ/rybnoe/nauka_i_obrazovanie/zvuchit_poehzija_vo_mne_konkurs_chtecov/23-1-0-204

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250