Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рауза Гафиятуллинаның иҗат җимешләре

Ник сагынам көн саен? Туган якның зәңгәр күге көндә Ямьләндерә иген кырларын. Сине уйлап йөрим кырлар буйлап, Искә алам синең җырларны. Моңлы көйләр җырлап йөри идең, Моңнар төшкән кебек башыңа. Син килерсең көлеп бүген миңа, Син чыгарсың кебек каршыма. Туган якның якты нурларына Бар табигать нурга чумыла. Янәшәмдә бүген син...

Ник сагынам көн саен?

Туган якның зәңгәр күге көндә
Ямьләндерә иген кырларын.
Сине уйлап йөрим кырлар буйлап,
Искә алам синең җырларны.

Моңлы көйләр җырлап йөри идең,
Моңнар төшкән кебек башыңа.
Син килерсең көлеп бүген миңа,
Син чыгарсың кебек каршыма.

Туган якның якты нурларына
Бар табигать нурга чумыла.
Янәшәмдә бүген син булмагач,
Күңелләрем сине юксына.

Туган якның чишмә сулары да,
Җанга рәхәт сусап эчкәндә.
Бәхет диңгезендә йөзә идек,
Икәү бергә айлы кичләрдә.

Туган якның инеш буйларында
Болыннарда йөрдек ял саен.
Исләремнән чыгасыларың юк,
Ник сагынам икән көн саен?

Кире кайтмас гомерләр

Сагыш күлен йөзә-йөзә ерып,
Килеп җиттем гомер көзенә.
Йөрәктәге сөю хисләремне
Саклап килдем чәчми үземдә.

Үзең китсәң дә, калды сулышың,
Йөрәгемнең нечкә җирендә.
Нечкә җирендә яшьлек хисләрем,
Моңсу хисләрем бетми күңелдә.

Китәм дидең дә, чыгып та киттең,
Язмышларны үзең сайлагач.
Калды бары хатирәләр генә
Йөрәгеңдә урын булмагач.

Кире кайтыр дигән уйлар миндә
Күп гомерләр яшәп килделәр.
Кара көзгә килеп җиттем көтеп,
Яфракларым инде шиңделәр.

Син булганда ачар идемме соң?
Ачып кердем ятлар капкасын.
Сагышлардан арынырга ярдәм
Итте, ят хисләр ир басмасы.


Язмышым сукмагы

Авыл җирендә минем язмышым,
Шунда чәчелде иген-арышым.
Үз бәхетемне синдә таптым мин,
Синдә күрдем мин язмыш сагышын.

Әйләнә-тирәм ямь-яшел үлән,
Аклы-каралы төсләргә кергән.
Алар боегып башларын игән,
Әллә алар да сагыштан үлгән.

Аларны кулга алдым мин җыеп,
Сагыштан үлгән җаннарын кыеп.
Яшьләрем тамды уйсу җирләрдә
Бәхет булмагач кала түзәргә.

Авыл җирендә үтә язмышым,
Әллә хактыр бу, әллә ялгышым.
Моң-зарларымны сөйлим кемнәргә?
Әллә сөйлимме сулган гөлләргә?

Кара көзләрдә җаннар кыела,
Күз яшьләрем дә кайчак коела.
Кайта күңелләр моңсу елларга,
Ялгышлар өчен йөрәк уела.

Инеш буеннан үтә юлларым,
Авыл юллары - якты хыялым.
Гомерләр үтеп күңел төшсә дә,
Сиңа тартыла күңел кылларым.

Рауза Гафиятуллина,
Нөнәгәр авылы.

Фото: vk.com


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250