Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Раяз Фасихов концерты булырмы...

Бу көннәрдә популяр җырчы Раяз Фасиховның янып-көеп йөргән чагы. Берьюлы ике куян артыннан куа диярсең. Ике грандиоз вакыйга бер вакытка туры килгән. Берсе - дүртенче альбомын чыгару булса, икенчесе - җиденче сольный концерты. Концертка килгәндә, шактый җырчылар чыгышы көтелә.

- Репертуарымдагы барлык җырларым мәхәббәт темасына бәйле. Шуңа күрә быелгы сольный концертым да мәхәббәткә багышланачак. Мәхәббәт ул - тирән мәгънәгә ия һәм аннан башка яшәп тә булмас кебек. Концертыма контраст бирәчәкбез. Ничекме? Монда классик әсәрләр дә, попса да булачак. Ни өчен шулай эшләгәнебезне әйтеп бетермим. Контраст душ файдалы дип әйтәләр бит. Аны халык аңлар дип уйлыйм. Махсус кунак буларак Уфадан Идрис Газиев чакырылды. Мин аны күптәннән хөрмәт итәм. Безнең эстрадада аның кебек үзенчәлекле тавыш иясе юк. Ул - бердәндер һәм кабатланмас. 6 яшьлек кызым Венера да җырлаячак. "Балалы солянка" проектында икебез бергә дуэтта җыр башкарган идек. Менә шуннан бирле ул минем белән төрле концертларда чыгыш ясый. Бер 7-8 концертта гына катнашкандыр инде. Кызымны читтән күзәтеп торуы кызык инде (елмая). Ул шунда дулкынлана, үзенчә әзерләнеп йөргән була. Концерт вакытында миңа су китереп тора. Аллага шөкер, кызым Венера да, 3 яшьлек улым Рамазан да гел янәшәмдә. Үзем дә аларның сәхнә кешесенең тормышын күреп, белеп үсүләрен телим, - диде Раяз Фасихов.
Әйтергә кирәк, җырчының концерт программасына шулай ук популяр җырчы Ильвина, Раязның бертуган энесе Рәсим Фасихов һәм "Голос" проектында катнашкан Әлмәт кызы Гөлшат Хамурзина чыгышлары кертелгән. Ә кичәне иң чибәр, талантлы ди-джей Гөлназ Сәфәрова алып барачак. Шунысы кызык: концертта шактый җырчылар чыгыш ясаячак, ә төп җырчының үзенә җырларга вакыт калырмы? Гомумән, Раяз Фасихов концерты булырмы бу? Билгесез...
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://vk.com/club3624272

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250