Раяз Фасыйхов өченче бала тели, тик...
- Миңа калса, бар кешенең дә быелгы җәе: "Бу яңгыр бетәме инде?" - дигән уйлар белән уза. Барлык Сабантуйларны да яңгыр астында эшләп чыгарга туры килде. Нишләтәсең инде, табигатьнең үз кануннары.
- Юк, каникулларда ял итсен дип әйтәм, бәйләнмим. Үзем дә кечкенә чакта җәйне мәктәптән кушылган биремнәрне эшләп уздырырга яратмый идем. Бала-чага рәхәтләнеп уйнасын, дим. Авылда бер атна торып килде. 20ләрендә Кырымга лагерьгә барачак.
Ике балама да бертигез игътибар бирергә тырышам. Рамазан белән күбрәк спорт белән бәйле чараларга йөрсәк, Венера - романтик хисле, аның белән табигатькә пикникка чыгабыз.
- "И хочется, и колется", - диләрме әле урыслар?! Ә татарларда ничек: "Һәр бала үз ризыгы белән туа". Кулга кечкенә бала алсаң, өченчесен алып кайту теләге туа. Хәзер бит артистлар арасында да "ишле гаилә" модасы, бер-ике бала белән генә чикләнмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев