Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Раяз Фасыйхов өченче бала алып кайту турында: “И хочется, и колется!”

Җырчы Раяз Фасыйховның матур гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр. Хатыны чибәр, уңган, Раяз үзе гаилә җанлы ир, бала җанлы әти, ә талантлы, матур балаларына күз генә тимәсен!

Алай да, яшь җырчылар арасында популяр булган сорауны Раязга да бирми калмаганнар. Ул да булса, өченче бала алып кайту мәсьәләсе.

Журналистларга биргән интервьюсында Раяз әлеге сорауга: "И хочется, и колется”, - дип русчалатып җавап биргән.

Шуңа өстәп: “Татарларда һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр. Кулга кечкенә бала алсаң, өченчесен алып кайту теләге туа. Хәзер бит артистлар арасында да “ишле гаилә” модасы, бер-ике бала белән генә чикләнмиләр. Мин – бала җанлы әти. Венера белән Рамазаным өчен күп нәрсәдән баш тарта алам”, - дигән Раяз Фасыйхов.

Сүзләренә дәлил буларак, Раязның балалар белән әле кар бабай ясаганы, әле урамда уйнаган мизгелләре, гаилә белән җырлы-биюле уеннары, үзенең игътибарлы, яратучы әти буларак балаларын сөендергән күренешләре инстаграм битләрендә дә чагыла.

Инстаграмда бу нисбәттән, комментарий язучылар бик күп: “Раяз, үзегез матур, тәртипле! Шаккатырып алып кайтыгыз әле тагын бер бәләкәч”, “заказ буенча кыз, малай бар бит, булганнарын кеше итәргә кирәк”, “причем монда мода, сәламәтлелегез рөхсәт итә икән, алып кайтыгыз”, дип киңәш итүчеләр дә, “бу дөньяга сезнең кебек яхшы кешеләрдән яхшы балалар күбрәк туса бик әйбәт булыр иде”, дип бу идеяны хуплаучы тамашачылар да шактый.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Раяз Фәсыйхов