Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Раяз Фасыйховның кызы Венераның сәхнәдә бер чыгышы күпме тора?

Бүгенге бала белән беренче чиратта дус булу кирәк. Тавыш күтәреп аңа теләгәнеңне җиткерә алмаячаксың

-XXI гасыр балаларын башкачарак тәрбия таләп итә дияр идем.Әлбәттә, традицион тәрбия нигездә кала: өлкәннәргә – хөрмәт, өстәл артыңда үзеңне ничек тоту һ.б. Бүгенге бала белән беренче чиратта дус булу кирәк. Тавыш күтәреп аңа теләгәнеңне җиткерә алмаячаксың. Аңа барын да аңлатып бирергә кирәк. Болай эшләсә ничек начар булачак, эшләмәсә – никадәр яхшы булачагын сөйләп бирү мөһим. Бер «ярамый» сүзе генә эшләми хәзер.

Аннары, баланы акча тотарга кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Венера минем командада эшләгәч, мин аңа акча түләргә тиеш. Түлим. Бер чыгышы – 1 мең сум. Концерт тәмамлану белән, иң беренче булып килеп баса, үзе эшләп алган хезмәт хакына бик сөенә. Акчасын тәм-томга, юк-барга тотмый. Кирәк әйбер алам дип җыя. Матур сыйфаты бар, ул да тәрбиянең бер җимешедер дим, үзенә әйбер алса, энесен дә онытмый. Берьюлы үзенә дә, аңа да бүләк ала. Эш хакы аңа стимул бирә, ул тагы да тырышыбрак эшли. Һәр хезмәт түләнергә тиеш, дигәнне аңлап үсә. Мин моңа шат.

http://sabantuytatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Раяз Фәсыйхов