Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашларыбыз иҗаты сәхифәсендә Гөлшат Сәләхова шигырьләре

Булса... Кичтән ятып йоклый алсаң, Иртән вакытында торсаң, Якыннарыңның хәлләрен Сорашып белә алсаң, Бер җирең дә авыртмаса, Сау-сәламәт булалсаң, Балаларыңның үсүен Син үзең күрә алсаң, Ирең белән чөкердәшеп 100 яшькә җитә алсаң, Әти-әни фатихасын Алып син яши алсаң, Яраткан эшеңә барып, Вакытында кайта алсаң, Дошманнарың булмый калып, Дуслар белән уралсаң,...

Булса...
Кичтән ятып йоклый алсаң,
Иртән вакытында торсаң,
Якыннарыңның хәлләрен
Сорашып белә алсаң,
Бер җирең дә авыртмаса,
Сау-сәламәт булалсаң,
Балаларыңның үсүен
Син үзең күрә алсаң,
Ирең белән чөкердәшеп
100 яшькә җитә алсаң,
Әти-әни фатихасын
Алып син яши алсаң,
Яраткан эшеңә барып,
Вакытында кайта алсаң,
Дошманнарың булмый калып,
Дуслар белән уралсаң,
Һәм дә, һәм дә "булсаң"нарның
Һәркайсын булдыралсаң,
Менә шушылар барсы да
Бәхетне тудыралар.


Сары яфрак
Өзелде дә җиргә төште сары яфрак,
Бернидән дә куркып тормады.
Аерылганда гомер биргән агачы белән,
Хәтта авыртуны тоймады.

Вакыт җитте, гомер көзләренә керәм,
Бетеп килә дәрман яшәргә.
Ә мин әле һаман шушы җирдә
Хыялланам ялтрап яшьнәргә.

Әллә минем бер дә хакым юкмы
Чит җирләрне күреп китәргә?
Нигә әле мине кимсетергә?
Нигә таптап җиргә күмәргә?

Шундый уйлар белән очты яфрак,
Бик күп юллар очып узды ул.
Бер тапкыр да тоеп карамаган
Иркенлекне шунда тойды ул.

Булса булсын аның гомере кыска гына,
Берсенә дә яфрак карышмый.
Гомеренең соңгы мизгелләрен бары
Ул ирекле булып каршылый.

Ирек кирәк хәтта яфракка да,
Һәркем тели иркен суларга.
Телим сезгә, дуслар, сары яфрак сыман
Бары яхшылыклар гына юрарга.



Телеңне тешлә
Әйтергә сүзең күбәйсә,
Күңелеңне ачу алса.
Тешеңне кыс, һич эндәшмә,
Я чыгып кит булмаса.

Ни дисәң дә гаеп табып,
Төшерерләр күңелеңне.
Иң яман сукбай кешедәй
Син тоярсың үзеңне.

Ходай барга ышанып яшә,
Ул бар, ул барсын күрә.
Ачуыңны җиңәргә көч
Теләсәң сиңа да бирә.

Кара-каршы кычкырышып,
Дөреслек исбатланмас.
Якын кешеләр тавышта
Дус булып яши алмас.

Өстен бул син, тутырып сула,
Киң җәеп күкрәкләрең.
Үпкә саклап яшәмәсәң
Үтәлер теләкләрең!

Фото: http://www.libamur.ru/advt/1934.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250