Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район мәдәният йорты баларыбызга искиткеч бәйрәмнәр бүләк итте (фото)

Яңа ел атнасында район мәдәният йортына җыр һәм бию түгәрәкләренә йөрүче балаларның Яңа ел кичәсе һәм «Яңа елга - яңа җыр» дип аталучы сәхнәләштерелгән бәйрәмнәре булды.

Балаларыбыз зур сәхнәдә үзләренең осталыкларын күрсәтеп, берничә ай эчендә өйрәнеп өлгергән җыр-биюләрен күрсәттеләр. Район мәдәният үзәге директоры Илдар Насыйбуллин, вокал укытучысы Айсылу Әсадуллина, хореограф Рәйфә Рамазанова һәм башка хезмәткәрләрнең зур тырышлыклары ярдәмендә балаларыбыз ихластан күңел ачып, Кыш бабайдан бүләк алып кайттылар. Әлеге бәйрәмнәр күңелләребезгә үтеп кереп, бик матур хисләр уятты.

Әти-әниләр исеменнән Алина Бахтиозина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250