Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Район мәдәният үзәгендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тантанасы үткәрелде (фото).

Солдатларны язын да саныйлар - сүзем шул хакта. Бүген район мәдәният үзәге сәхнәсенә борын асларына әле яңа гына мыек төртеп килә торган яшь егетләр менеп тезелеп баскач,

залда утырган әниләренең күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде, ә әтиләр исә, уллары белән горурлану хисләре кичергәндер, мөгаен. Әйе, дулкынландыргыч мизгелләр...
Мондый эчтәлектәге кичә районда тантаналы төстә яз һәм көз айларында, елга ике тапкыр үткәрелә. Район хәрби комиссариат бүлеге җитәкчелегендә мәдәният үзәге хезмәткәрләре хәрби хезмәткә чакырылыш егетләре һәм аларның әти-әниләре өчен концерт программасы тәкъдим итә. Кичәне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, район сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары тагын да ямьләндереп җибәрә.
Әти-әниләре янәшәсендә бала булып, аларның яклавын һәм саклавын тоеп утырган яшүсмер егетләр, әйтерсең, шушы тантанадан соң гына үзләренең, чын мәгънәсендә, илгә хезмәт итәрлек дәрәҗәгә җиткәннәрен аңлаганнар кебек тоелды. Кичә башланганчы шаярышып, уен-көлке сөйләшеп торганнарының да йөзләренә җитдилек йөгерде.
Хезмәт итү вакыты бер ел гына булса да, көткәннәр өчен - сагыну катыш сагышлы санаулы көннәр бит ул. Аны бары солдатларның якыннары гына аңлый...
Егетләребезнең Ватан каршындагы бурычларын намус белән үтәп, исән-имин йөреп, исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз. Хәерле юллар Сезгә, булачак солдатлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250