Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районда «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый берләшмәсенең бүлекчәсе оештырылды

18 нче февраль көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый җыелышы үткәрелде.

Монда Татарстан Республикасы районнары җирлегендәге «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмаларын төзү максат итеп куелды. Һәм Балтач районы башкарма комитетының боерыгы нигезендә, 18 кешелек состав белән «Ак калфак» берләшмәсенең бүлекчәсе оештырылды. Җитәкчесе итеп Балтач ветераннар советы рәисе Зөлфирә Камалова сайланды.
- Әлеге оешманы төзүнең максаты нидә? - дип кызыксынам.
- Хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү, хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, ана һәм бала хокукларын яклау, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү максатыннан оештырыла, - ди Зөлфирә Фәсхиевна.
Безнең Балтачыбызда гомер итүче хатын-кызларыбызның исә үз мәдәни мирасы, үз горефгадәтләре, үзенчәлекләре бар. Татар хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә асыл сыйфатларын күрсәтүне максат итеп куя.
Татарның рухын, милли телне, татар мөселман гаиләсен саклау, балаларга, яшьләргә рухи әхлакый тәрбия иңдереп, тәүфыйклы балалар үстерү - болар барысы да хатын-кызлар өстендә.
Баланы хәзерге заманда модада булган «гражданлык никахы»ннан сакланырга өйрәтергә кирәк. Бу татар халкына бөтенләй дә хас булмаган күренеш. Шулай ук кияүгә чыккан кызына: «Кызым, аш бул да, таш бул. Кияүгә чыккансың икән, кире кайту турында уйлама да. Безнең нәселдә андый гадәт юк», - дип үгет-нәсыйхәт бирү дә файдалы, минемчә.
Хатын-кыз артист та була белергә тиеш. Йортның чисталыгы, ашның тәмлелеге үзеңнән торса да, ул бөтен эштә дә ирен баш итеп күрсәтә белергә тиеш. Мондый гаиләләр гадәттә ныграк була. Хәзерге заманда милли телебез әхлакый кыйммәтләр югалту кичерә. Әхлагыбыз югалуы татар хатын-кызларыбызның киемендә үк күренә. Кемнәрдер ярым шәрә, кайберәүләр җиргә өстерәлгән күлмәк киеп йөри. Киемнәргә бик игътибарлы булсак иде. Тыйнак кына киенеп йөргән хатын-кызлардан ире дә көнләшми, чит күзләр дә ашардай булып карап тормый.
Әбиләребездә миллилек сүнми, ә бездә әле кабынып җитмәгән. Бу өзелергә торган чылбырның ныклыгын арттыру - безнең өстә торган зур бурыч.
Фото: http://www.tatartime.com/?p=15282

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250