Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районда «Китап бәйрәме»

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын уздыра.

Чираттагы «Китап бәйрәме» 2015 елның 29 октябрендә Балтач муниципаль районы Кече Лызи урта мәктәбендә узачак. Сәгать 10.00 башлана.
Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, аларның китаплары буенча фикер алышу, автограф-сессия, төрле уеннар, яңа китаплар һәм уку-укыту методик ярдәмлекләре белән танышу һ.б кызыклы чаралар көтә.

Бу чара кысаларында, Татарстан Республикасы Фән hәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән татар теле hәм әдәбияты укытучылары белән очрашуы үткәрелә. Очрашуда яңа методик эшләнмәләр буенча фикер алышулар булачак, ә укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алачаклар.
Керү ирекле. «Китап бәйрәме»нә рәхим итегез!
+6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250