Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яра

Еллар үтте. Төзәлгәндер дисәм, Әрни икән йөрәк ярасы. Саксыз әйткән һәрбер, һәрбер сүздән Уела кебек аның яңасы. Уч төбедәй нәни бер йөрәккә Сыя икән күпме җәрәхәт?! Монысы - дошман, монысы - дус ярасы, Икесе дә бердәй җәрәхәт. Йөрәктәге яра - ачык яра, Тоз бөртеген сулыгып тоя ул. Сүздән түгел, төртке...

Еллар үтте. Төзәлгәндер дисәм,
Әрни икән йөрәк ярасы.
Саксыз әйткән һәрбер, һәрбер сүздән
Уела кебек аның яңасы.
Уч төбедәй нәни бер йөрәккә
Сыя икән күпме җәрәхәт?!
Монысы - дошман, монысы - дус ярасы,
Икесе дә бердәй җәрәхәт.
Йөрәктәге яра - ачык яра,
Тоз бөртеген сулыгып тоя ул.
Сүздән түгел, төртке ым-караштан
Ярасыннан каннар коя ул.
Йөрәктәге яра - яшерен яра,
Телгәләнә бәгырь - сизелми.
Каннар койган йөрәк ярасына
Чит-ятларның бәгъре өзелми.
***
Ник кешенең олылыгын
Беләбез тик үзе үлгәч?
Беләбез дә, яшь түгәбез
Каберенә, илтеп күмгәч.
***
Үткән заман, ахры, аз өйрәтте,
Гаделлеккә никтер табынам.
Үрмә гөлдәй баш калкытыйм дисәм,
Кырау тагын миңа кагыла.
Яфрагыма төреп яшергәннәр
Чәнечкесен, агу, энәсен. -
Минем күләгәдә исән кала,
Нинди генә җилләр исмәсен.
Бер карасаң, бик тә матур гөлләр,
Күренми дә хәтта энәсе.
Яфракларым аша кадаганга,
Кара эткә кала бәласе.
"Үрсәләнмә, чарасы бар, - диләр, -
Башыңны и, юләр кыз бала".
...Баш игәндә, йөрәк яраларым
Кузгала шул, нишлим, кузгала.
Кузгала да, бөтен җаным айкый,
Сулыш җитми, тыным кысыла.
Бернигә дә исе китми торган
Битрафларга ла кызыгам.
"Горур башлар түбән иелмәсләр", -
Диләр җырда, түгел тормышта.
Тамырыңны хәтта корытырлар
Горур булам диеп тырышма. -
Мең кат шулай ваз кичсәм дә инде,
Йөрәк кабат дөрләп кабына.
...Үткән заман, ахры, аз өйрәтте,
Гаделлеккә һаман табынам.
Фото: http://www.nastalgia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250