Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашларыбыз “Балкыш” фестивалендә лауреат булдылар

Әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды. 

“Балкыш“ (“Сияние“) Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивале кысаларында узган зур мәдәни чарада районыбызның өлкән яшьтәге җыр-биюгә сәләтле, нәфис сүзгә оста һәвәскәрләре катнашты. Әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды. 
Иң элек районыбыз җирлегендә 2-5 апрель көннәрендә районыбызда 4 зонада - Норма, Нөнәгәр, Түнтәр, Карадуган мәдәният йортларында фестивальнең сайлап алу турлары үткән иде. Барлыгы 600дән артык һәвәскәр катнашты. Ә аннан соң җиңүчеләр район сәхнәсендә гала-концертта чыгыш ясады. Алга таба алар 17 апрель көнне Кукмара районы сәхнәсендә үткән республикакүләм фестивальнең зона сайлап алу турында мәртәбәле жюри комиссиясе каршында да уңышлы имтихан тотты. Башкала тамашачысын да әсир итәргә өлгерде якташларыбыз. Шушы көннәрдә “Балкыш“ Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. Лауреатлар арасында Балтач районының иҗат коллективлары да бар, менә алар: 
- Сосна авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сөмбел” җыр һәм бию ансамбле (җитәкчеләре бертуган Гөлнара һәм Гөлия Закировалар); 
- Салавыч авылыннан гармунда үзе уйнап җырлаучы Җәмилә апа Сибгатуллина; 
- Арбор авылыннан “Ядкарь” вокал-инструменталь ансамбле (җитәкчесе Марат Габделхаков). 
Районыбызның үзешчән сәнгатькә гашыйк талантлы ветераннарын зур җиңүләре белән ихластан котлыйбыз һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның һәркайсына яңадан-яңа иҗат уңышлары, сәламәтлек, иминлек теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Балкыш"