Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашларыбыз “Күркәм гаилә” республика бәйгесендә үзләрен танытты

Нормабаштан Галиповлар һәм Субаштан Васильевлар гаиләләре "Күркәм гаилә" республикакүләм бәйгесендә «Зыялы гаилә» һәм "Уникаль гаилә" исемнәренә лаек дип табылды.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан игълан ителгән "Күркәм гаилә" республикакүләм бәйгесенең финал туры узды. Әлеге бәйге "Гаилә һәм мәктәп" журналының матур бер традициясенә әйләнде. Республикабызның 6 районыннан иң-иң дип табылган 10 гаилә "Күркәм гаилә" бәйгесенең финалына чакырылды. Шул 10 гаиләнең икесе безнең районнан, Нормабаштан Галиповлар һәм Субаштан Васильевлар.

«Райондашларыбыз Лилия һәм Фәрит Галиповлар әлеге матур чараны ачып җибәрде, үзенчәлекле, матур чыгышлары белән алар Балтачыбыз данын горур яклады», ди район мәгариф идарәсенен тәрбия эшләре методисты Резидә Гаязова. Бәйгенең «Зыялы гаилә»се дип табылучы Галиповлар күп балалы, җыр-моңга гашыйк, тәртипле һәм тыйнак, хезмәт сөючән һәм ярдәмчел, кешелекле, гомумән бар яктан үрнәк гаилә. Алар үзләренең иң яхшы сыйфатларын балаларында булдыру өчен зур эш алып бара. Әти-әни үрнәгендә тырыш һәм игелекле булып үскән Рәмзис, Илүзә һәм Ислам киләчәктә газизләре өчен төп таяныч булырдай кыз һәм уллар.

Субаш авылының иң күркәм гаиләләренең берсе булган Васильевлардагы яшәү матурлыгы, оптимизм - бөтен авылга җитәрлек, хезмәт сөючәнлекләре белән уңышка ирешеп яшәүләре - күпчелек райондашларга үрнәк итеп куярлык. Әлеге гаилә җыр-моңга, биюгә, юмор-шоуга сәләте ягыннан аерылып тора. Көндәлек ыгы-зыгыны, мәшәкатьле тормышны гаилә башлыгы Илвир оста итеп юмор-пародиягә әйләндерсә, Гөлназга тумыштан әдәби сәләт бирелгән. Кызлары Гөлинә белән Ильвина да әниләренә ияреп шигырьләр яза, концертларда авылдашларын матур биюләре белән сөендерә, ә кечкенә уллары Айрат олыларны күзәтеп, иҗатлары белән танышып кына йөри әлегә. 3 бала тәрбияләп, каенана белән тигез-тату яшәгән бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Үз осталыкларын сәхнәдә югары дәрәҗәдә күрсәтеп, Васильевлар "Уникаль гаилә" исеменә лаек булды. "Бу чараны оештыручылар чын гаилә бәйрәме ясаганнар иде. Балаларыбыз нәрсә теләсе шуны эшли алды, рәсемнәр дә ясадылар, шар эчендә дә йөрделәр, гомумән, рәхәтләнеп күңел ачтылар", дип үзенең фикерләрен җиткерде Гөлназ апа.

Чарада катнашучы барлык гаиләләр дә Яшел Үзән сөт комбинатының үзендә эшләнгән махсус бүләге, "Мега" сәүдә үзәгенең зурлар һәм балалар өчен аерым эшләнгән берәр меңлек ике сертификаты, "Ривьера" күңел ачу үзәгеннән балаларга көне буена бушка су коену мөмкинлеге, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына 4 билет, энциклопедия, балалар өчен китаплар, Сания Әхмәтҗанованың яңа дискасы, "Ак чәчәкләр"нең яңа басмасы, чәчәк бәйләме һәм башка бик күп бүләкләр алып, бәйгедән әйтеп бетергесез хисләр белән кайтты. Галиповлар һәм Васильевлар үрнәгендә башка елларда да "Күркәм гаилә"дә күбрәк райондаш гаиләләр катнашып, республикабызга танылу алса иде.
Фото: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250