Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашларыбыз "Ызандашлар"да кунакта (фото)

Арча районында тарих этнография музеенда "Ызандашлар" очрашуы булды. Әлеге чараның максаты - Казан арты районнарындагы каләм тибрәтүче иҗат кешеләрен, ягъни шигырь, проза ише язучыларны барлау була.

Райондашларыбыз арасыннан бу иҗади очрашуда Балтачтан - Флера Габдуллина, Чапшардан - Салиха Гаязова, Кариледән - Алмаз Әхмәтгалиев катнашып кайтты. Алар үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклашып, Арча төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштылар. Түгәрәк өстәл артында барган җанлы әңгәмәдә әдәбиятка кагылышлы кабатланмас, үзенчәлекле фикер-тәкъдимнәр, борчыган мәсьәләләр дә дә яңгыраган.

Каләм тибрәтүче якташларыбыз бу очрашудан соң күрше-тирә районнарда инде күптәннән иҗади берләшмәләр эшләп килүен, үз җитәкчеләре булуын, иҗат әһелләре белән очрашулар, җыелып фикер алышулар үткәрелүен, шул уңайдан, "Киләчәктә безнең районда да шундый иҗади берләшмә оештырылсын иде" дигән тәкъдим белдерделәр. "Районыбызда якынча гына булса да, ничә шагыйрь барлыгын да белмибез бит! Бу хакта очрашуда сөйләшү дә булды - уңайсыз хәлдә калдык", диләр алар.

Әлеге очрашуның истәлекле мизгелләре "Татарстан - Яңа гасыр" каналында да чагылыш тапты.

http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250