Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбыз – ел блогеры

Лилия Исмәгыйлова мода буенча ел блогеры булып танылган.

“Елак кына (балалар бакчасына йөргәндә, башлангыч мәктәптә укыганда гел елый иде ул, көйсезләнә иде) Лилиянең шундый матур дәрәҗәләргә ирешүенә сокланабыз. Менә быел ул мода буенча ел блогеры булган...

Әнисе Ләлә апа үзенең инстаграм аккаунтында әлеге шатлык белән уртаклашкач без дә аның куанычын уртаклашып элемтәгә чыктык.
"Әлеге чара Казанда узды. Мин үзем аны башта елады, аннан соң елавы җырлауга күчте,тавышын ачты бугай елаклыгы, сәхнәгә менде, лауреат исемнәрен алды дип куанып йөрим.

Ә кием сайлавы белән безнең үзәкләргә үтте ул, 2 яшьтән башлап. Кичтән үзе белән килешеп хәзерләгән киемнәр иртән садикка җыенганда яңадан башкаларга алыштырыла иде.

Елавы юкка булмаган, үз фикерен, үз стилен дәгъвалау булган дигән нәтиҗәгә килдем", – ди Ләлә ханым.

Хәзер Лилия еламый, ә елмая... чөнки ул үзенең ныклы юлын тапкан. Алдагы тормышыңда да уңышлы, якты юллар телибез, авылдаш!”, дип яза ШАТ-Көшкәтбаш.

Фото: ШАТ-Көшкәтбаш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогер