Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбызның музыкаль комедиясе иң яхшы милли фильмы дип табылган

Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы милли фильмы дип табылган. Җиңүчеләр исемлеге фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган, дип хәбәр итә Татар-информ.

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябай техник режимда узды. Сайлап алу комиссиясе һәм жюри әгъзалары дистанцион эшләделәр: фильмнар онлайн форматта каралды.

Фестивальнең гран-приын «Город Чанфэн» дип аталган кытай фильмы алды. «Омар и мы» төрек фильмы өчен Марина Эр Горбач һәм Мехмет Бахадыр Эр «Иң яхшы режиссер» номинациясендә лауреат булдылар. Иң яхшы сценарий авторы — Ган-Очир Энебиш («Помни меня» фильмы. Монголия).

«Милли конкурс» номинациясендә иң яхшы документаль фильм — «Танцуй в Углу» (Солтан Сөнгатуллин). Кыска метражлы милли фильм — «Шла, шла и увидела» (Элина Касыймова). Балалар өчен иң яхшы милли фильм — «Ревизские сказки. Архивное дело», Сергей Киатров.

Казан мэры призына Салават Юзеевның «История одной фотографии» кинокартинасы лаек булды. «Тамашачының яраткан фильмы» махсус призы Әмир Галиәскаровның «Волчий яр» фильмына тапшырылган.

Фестивальнең оештыру комитеты 63 илдән 629 фильмны кабул итеп алган. Сайлап алу комиссиясе 52 картинадан шорт бите төзегән. Жюрины күренекле киносценарист, ВГИК профессоры Одельша Агишев җитәкләгән.

https://vatantat.ru/2020/09/33940/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев