Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Райондашыбыз Гөлгенә Кәлимуллина: «Тәре каршында басып тору куркытмады» (видео)

19 гыйнвар көнне православие дине вәкилләре Качману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтте. Чумылдыру йоласы суга чуму яки коену һәм дога кылудан гыйбарәт. Әмма христиан динендәгеләр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә бу чарада теләп катнаша.

Райондашыбыз, популяр юмор остасы, автор башкаручы Гөлгенә дә суга чумып таныш-белешләрен шаккатырды! Кайберәүләр башка дингә хөрмәт диеп, Гөлгенәнең бу адымын хуплады, ә кемдер, киресенчә, тәнкыйтьләде!

- Гөлгенә, кайсы бәкедә «су коендың»?
- Казансу елгасының Киров дамбасы янындагы өлешендә коендым! Мин барганда, сәгать көндезге 10 иде. Икенче кеше булып чумдым. Ул вакытта кеше дә юк иде әле, МЧС хезмәткәре саклап басып торды. Әле кайчан шулай МЧС вәкилләре һәм табиблар карап торганда суда коеныр идек?! (көлә)

- Бу адымга барырга нәрсә этәрде сине?
- Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, бу - сәламәтлек өчен файдалы. Узган ел ук салкын су белән коена башладым. Гадәттә, мунчадан чыккач, коедан 1 чиләк су алып коенам. Чыннан да, чыныгасың, яңадан туган кебек буласың! Чумылдыруга бару - ул табигать белән элемтәгә керү: һава, кояш, су. Табигать белән дус булырга кирәк. Икенчедән, үземне сынап карарга булдым. Булдыра алырмын микән, дидем.

- Алдан махсус әзерләндеңме?
- Әйе. 2 атна яланаяк карда йөрдем һәм ваннада салкын су белән коенгаладым. Чыныгу турында китаплар укыдым, табибларның фикеренә дә колак салдым. Интернеттан кешеләрнең чумганын карадым. Аннан соң дин ягыннан да мәгънәсен аңлыйсым килде, шуңа күрә бер мөселман динендәге кеше белән дә сөйләшеп алдым. Рухи һәм физик яктан әзерләнеп бардым.
- Тәре каршында басып тору куркытмадымы соң?
- Юк, куркытмады. Әгәр дә кешенең йөрәгендә башка дингә карата усаллык, әшәкелек хисе туа икән, бу - фанатизм, яисә атеизм сыйфаты. Мин һәр динне дә хөрмәт итәм. Төрле милләт һәм төрле диндә булган дусларым да бар: африканнар, кыргызлар, христиан, руслар, татарлар, индуслар. Мин аларны яратам, хөрмәт итәм. Ә алар мине. Безнең арада каршылыклар юк. Менә шул дини каршылыклар аркасында кеше арасында конфликтлар, талаш-сугышлар туа да инде. Аллам сакласын!

- Суга чумуыңны видеога төшереп интернетка урнаштыргансың. Халык нинди фикердә?
- Видеоны социаль челтәрләргә куйгач, һәр кеше үз фикерен яза башлады. Кемдер сокланып, хәтта шаккатып «Афәрин!» ди . Кемдер, киресенчә, бу адымга баруымны ошатмыйча «дөрес түгел», «крещённая татарка», «тәре янында басып торасың» дип ачуланып яза. Минем өчен Аллаһы Тәгалә - бер. Һәм Аллаһы Тәгалә мондый бәхәсләрне хуплар дип уйламыйм. Шуңа күрә минем бу хакта беркем белән дә бәхәскә керәсем килми. Һәркем үз фикерендә калсын. Һәр кешенең дә динне аңлавы үзенчә дөрес. Иң мөһиме - Аллаһы Тәгаләгә ышану.
- Гөлгенә, иң якын кешең - әниең бу йолада катнашуыңны белдеме?
- Якыннарым, туганнарым белә. Сеңлемә алдан ук әйткән идем. Курыкты инде. Казансуга минем белән барды һәм ул мизгелләрдә янымда басып торды. Менә әнием белмәде дә, күрмәде дә әле. Сайтка кереп, бу хакта язманы укыгач кына беләчәк.

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250