Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районның мәдәният хезмәткәрләре үзебезнең җирлектә зур бәйрәм ясады

25нче март көнне Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республика күләмендә мәдәният елын тантаналы төстә ачтылар. Биредә Балтачтан муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендәге биш кешелек делегация катнашты.

26сында исә районның мәдәният хезмәткәрләре үзебезнең җирлектә зур бәйрәм ясады. Чарага мәдәниятлеләрне котларга «Казан утлары» журналы редакторы, язучы Илфак Ибраһимов, юморчы Камил Кәримов та килгән иде.
Табигать яшәргән, күңелләр канатланып, язгы кояш битләрне генә түгел, җаннарны да иркәләгән көннәрдә нәкъ менә мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүләре юкка түгел. Чөнки алар яшәүнең ямен табарга өйрәтүче илһам чыганагы, мәдәният, сәнгать дөньясына тәүге адым ясаганда ярдәм итүче дә. Балалар өчен әти-әни дә, өлкәнрәкләргә киңәшче, якын дус, сердәшче дә. Тормыш авырлыкларыннан кәеф кырылганда күңелләрне күтәрү дә мәдәниятлеләр хезмәтенә бәйле. Нинди генә чорда яшәсәк тә мәдәният хез мәткәре халыкның рухи халәтен баетуда армый-талмый хезмәт итә.
Министрлыкның, район башлыгы һәм район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты, Мактау таныклыгын алырга сәхнәгә күтәрелгән хезмәткәрләр шуны исбатлый да инде. Гел эзләнүдә, иҗат итүдә булган хезмәткәрләрнең шәхси тормышларына вакытлары кала микән дип уйлап куясың. Вакыт белән исәпләшми, авыл халкының ял сәгатьләрен күңелле, истә калырлык итеп үткәрүче мәдәниятчеләр, шөкер, гаиләләрендә дә үрнәк шәхесләр. Кадерле тормыш иптәше, кайгыртучан әти-әни булып яши, эшли, иҗат итә алар.
Бәйрәм чарасы кайнар котлауларга, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләргә бик бай булды. Район җитәкчелеге дә, башкала кунаклары да мәдәниятчеләргә иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләде, Балтачның гомер-гомергә мәдәниятле булуы белән башкалардан аерылып торуын ассызыклап һәм киләчәктә дә үз югарылыкларын һичшиксез сакларлар дигән ышаныч белдерделәр.
Соңгы елларда күп авылларда мәдәният учаклары төзекләндерелде, яңалары ачылды. Сырья, Комзавод, Әтнә, Алан авылларында бүген замана таләпләренә туры килгән клублар гөрләп эшләп ята. Кенә, Таузар авыллары да тиздән бу бәхетне татыр.
Бүген Мельничная белән Кече Лызи клубларында ремонт эшләре бара. Ә менә Борнак, Яңгул, Норма мәдәният йортларының бүгенге хәле бик кызганыч, алар тиз арада төзекләндерү көтә. Район җитәкчеләре бу проблемаларны хәл итү юлларын эзли. Бәйрәм кысаларында бу мәсьәләләр ачыктан-ачык күрсәтелде. Тиздән, бик тиздән һәр авыл җирлегендә якты, матур, иркен клублар үз ишекләрен киң итеп ачар. Өметсез шайтан гына ди бит халык. Өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250