Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районыбызда зурлап Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде (фото).

Районның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан иңгә-иң куеп, 50 һәм 55 ел тигез парлы гомер иткән парлар өчен Балтач мәдәният үзәгендә бәйрәм тантанасы оештырылды. Бирегә барлыгы шундый 12 пар чакырулы иде.

Үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтүче бу күркәм парларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, район хатын-кызлар советы рәисе Фирая Хәкимҗанова, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин тәбрикләп үтте. Аларга соклануларын белдереп, гомер бәйрәмнәре белән кайнар котлап, исәнлек-саулык, озын, бәрәкәтле гомер, балалар игелеге, оныклар куанычы теләделәр.
Кариледән Флера һәм Сәйдәш Зәйнуллиннар, Нормадан Флера һәм Мәгъфүр Закировлар, Рүзилә һәм Рафаэль Әхмәдуллиннар, Түбән Кенәдән Сания һәм Мидхәт Закировлар, Соснадан Асия һәм Фәргать Зариповлар, Кунырдан Сафура һәм Дамир Ваккасовлар, Рәйсә һәм Габделбәр Фәсхетдиновлар, Зур Лызи авылының II өлешеннән Мария һәм Григорий Арыковлар, Югары Ушмадан Зинаида һәм Павел Мироновлар, Түнтәрдән Фәния һәм Равил Хәбибуллин, Рәшидә һәм Әхмәт Мөхәммәтшиннар районның "Алтын туйлар" китабына имзаларын куйдылар. Аларга район хакимияте исеменнән истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250