Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Регинабыз алтын каләмле булырмы?

Бүген, 3 июльдә Яшьләр Үзәге базасы булган «Волга» лагеренда XXIV«Алтын каләм» республика фестивале старт алачак һәм ул 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Биредә райондашыбыз, Таузар авылы кызы Регина Галиәхмәтова да катнаша. Регина Карадуган гимназиясенең 7нче сыйныфын тәмамлады. Быел “Алтын каләм” бәйгесендә үзен сынап карарга була һәм аңа район, зона этапларын уңышлы үтеп, финалда катнашу бәхете елмайды. Якташыбыз биредә дә сынатмас дип уйлыйбыз.

Фестиваль көннәрендә каләмчеләрне мастер-класслар, иҗади конкурслар, кызыклы шәхесләр, журналистика мэтрлары белән очрашулар көтә, ди оештыручылар. Яшь журналистлар 7 юнәлештә эшләячәк – басма журналистика, телевидение, радио, мультимедиа, фотожурналистика, дизайн һәм верстка.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алтын каләм