Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Республика күләмендә танылган «Туганай» керәшен фольклор ансамбле.

Субаш мәдәният йорты каршында оештырылган «Туганай» керәшен фольклор ансамбленең «Мәдәният елы» уңаеннан иҗади отчеты булды.

Ансамбльне 1992нче елда Илья Васильев оештырган иде. Бүген анда 20дән артык һәвәскәр чыгыш ясый. 29нчы октябрь көнне ТНВның «Каравай» тапшыруына да төшереп киттеләр.
Мәдәният йорты директоры Хәлил Фәизов җаны-тәне белән сәнгатькә бирелгән, белемле, бөтен уен коралларында да оста уйнаучы, җырчы, сәләтле оештыручы. Керәшеннәрнең борынгы моңлы уен коралы - гөсләне ясаучы останы эзләп табып, мәдәният йортына 2 гөслә ясатып алды.
15нче ноябрь көнне Субаш мәдәният йорты шау-гөр килеп торды. Зал шыгрым тулы. Һәр артистның чыгышын сокланып, көчле алкышлар белән дулкынланып тыңладык. Биючеләр коллективы керәшен, мари, татар биюләрен искитәрлек осталык белән башкардылар. Җырчылар да алардан калышмады.
Геннадий Ильин, Хәлил Фәизов, Клара Нәҗипова, Лариса Хөснетдинова чыгышларын халык алкышларга күмде. Уен коралы гөсләдә Хәлил Фәизов белән Геннадий Дмитриев борынгы көйләрне уйнадылар.
Авылның оста гармунчысы Геннадий Ильин гармунда көйләр сыздырды. Эш кораллары ансамбле халыкны бигрәк тә таң калдырды.
2 сәгатькә якын барган концерт сәхнәләштерелгән кичке уен белән тәмамланды. Концертны Ильвир Васильев белән Альберт Николаев бик зәвыклы, ялыктырмый торган итеп алып барды. Авыл халкы, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250