Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Республика халыкларының традицион бәйрәмнәрен үткәрү даталары расланды

Беренче булып, 26 майда, Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак.

Татарстанда агымдагы елда республика халыкларының традицион бәйрәмнәрен үткәрү даталары расланды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче булып, 26 майда, Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак.

Мари халкының «Семык» бәйрәме 15 июньдә Мамадыш районы Зур Шия авылында узачак.

23 июньдә Казанда «Сабантуй» булачак.

«Гырон быдтон» удмурт бәйрәме 29 июньдә Менделеевск районы Енабердин авылында үтәчәк.

30 июньдәТәтеш районы Килдеш авылында мордва халкының «Валда Шинясь» бәйрәме узачак.

5 июльдә Яшел Үзәндә «Иван Купала» славян мәдәнияте республика бәйрәме үтәчәк.

«Уяв» чуаш мәдәнияте республика бәйрәме 6 июльдә Әлки районы Сиктермә авылында узачак.

 «Питрау» исә 13 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм