Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесенең гран-при иясе билгеле булды

«Казан гүзәле-2021» исеменә Илүзә Мәгъсүмова лаек булды.

Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесендә гран-при иясе Айгөл Котдусова булды. Аңа милли хәситә, калфак һәм 50 мең сумлык сертификат бүләк ителде.

Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе кысаларында булдырылган «Казан гүзәле-2021» исеменә Илүзә Мәгъсүмова лаеклы булды.

Райодашыбыз, Сәрдек авылы кызы Алисә Низамаова «Иң ягымлы кыз» титулына ия булды.

«Бәйгенең тарих битләрендә яңа мавыктыргыч, кызыклы, кабатланмас бер сәхифә язылды. 2013 елда: «Әлеге бәйге уңышлы проект булачак, дирекция төзәргә кирәк. Бу проект татар кызларын һәм милләтен дөньякүләм танытачак», — дип ышанып әйттек. Бүген әлеге сүзләрнең нәтиҗәсен гамәлләр аша күрәбез. Менә алар - бөек татар хатын-кызларының дәвамчылары», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Номинацияләр:

1.  «Халык мәхәббәте» — Айгөл Котдусова, 24 яшь, Саба районы;

2.  «Иң серле кыз» — Илүзә Мәгъсүмова, 21 яшь, Казан шәһәре;

3.  «Иң уңган кыз» — Рәмилә Гыйниятова, 24 яшь, Минзәлә районы;

4.  «Иң зыялы кыз» — Ләйсән Билалова, 23 яшь, Лениногорск районы;

5.  «Иң иҗади кыз» — Ләйсән Миннәхмәтова, 22 яшь, Сарман районы;

6.  «Иң сөйкемле кыз» — Зөһрә Сәмигуллина, 23 яшь, Әтнә районы;

7.  «Иң ягымлы кыз» — Алисә Низамова, 23 яшь, Балтач районы;

8. «Иң зур ачыш» — Гөлназ Гыймадиева, 27 яшь, Казан шәһәре;

9. «Иң максатчан кыз» — Рания Минһаҗева, 23 яшь, Чирмешән районы;

10. «Иң җитез кыз» — Гөлчәчәк Кадырова, 25 яшь, Азнакай районы;

11. «Иң зирәк кыз» — Гөлназ Мисалова, 25 яшь, Лаеш районы;

12. «Иң ихлас кыз» — Әдилә Хәмидуллина, 20 яшь, Буа районы.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар кызы