Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәхмәт әнкәй, барысы өчен рәхмәт!

Көек авылында туып, Чапшар авылына кияүгә чыккан Хәтирә Мөхәммәтҗан кызы Сәлаховага 5 декабрьдә 93 яшь тула.

Кадерле әниебез! Күзләрең күрми башлап, шикәр чиреннән гел интеккәч, Казандагы кызың, бертуганыбыз Рәйханә кулына күчсәң дә син һаман да безнең янәшәдә кебек, гел үтемле киңәшләреңне җиткереп торасың шикелле. Олы кызың Рәзилә белән кече балаң Сәвия дә сине ташламый, яныңа еш килә. Улларың Рамазан белән Шаһит тә инде үзләре әби-бабайлар булсалар да, әниләренә зур ярдәмчеләр. Олы улың Мөхәрләм авылда яши, ә мин Вагыйз Балтачта гомер итәм.

Әниебез 7 бала үстергән, 7се дә исән-саулар, 5се югары белемле, 2се махсус урта белем алган. Хәзер аның 16 оныгы, 20 оныкчыгы бар. "Сугыш чорында бергә эшләгән көеклеләр Зәйтүнә Хафизова, Мәрьям Гарәпшина, Хәсбиулла Садыйков, фермада терлекләр караучы Зәйнәп әби Гәрәева әле дә төшләремә керә", дип сөйли әнием. Чапшар авылы егете Шәйхетдин Сәлаховка тормышка чыга. Әтиебез 47 яшендә вафат була, тол калгач, 53 ел ялгызы балалар үстерә.

Әниебез! Бик яратабыз сине! Безне үстергәнең, кеше иткәнең өчен чиксез рәхмәтлебез. Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык, тагын да озын гомер, тыныч картлык сорыйбыз.

Барлык балалары исеменнән, Балтачта яшәүче улы, "Почет ордены" кавалеры Вагыйз Сәлахов.
Авыл

Китәбез хыялны салып
Елларның агышына.
Кала авыл моңсуланып
Әремле язмышына.
Күңелләрне бушатырга
Кайтмасак табып җаен, -
Төшләргә кереп чакыра
Кара күл, чишмә, каен.
Көтеп торадыр балачак
Өянкедә атынып.
Адашып йөридер яшьлек
Хисләреннән тартынып.
Бергә үткән сукмакларда
Өзгәләнеп үксиләр -
Ромашка чугындагы
Әйтелми калган серләр.
Хәтердә, һаман хәтердә
Сандугачлы таллары,
Көмеш чыкта битен юып
Аткан җәйге таңнары.
Сагышлы күл, сердәш чишмә
Сагындыра кай ара.
Кәккүк моңы сеңгән хәтер
Шуңа тартып кайтара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250