Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рифат Фәттахов Айсылу Габдинова белән эшли башлаган

Рифат Фәттахов: "Айсылу Габдинова белән эшләвем - Илфак Шиһаповка булган мөнәсәбәтем дә, аңа ихтирамым да"

Журналист, язучы, җырлар авторы Илфак Шиһапов гомеренең соңгы елында җырчы Айсылу Габдинова белән эшләде. Шушы бер ел эчендә Илфак Айсылуны күпмедер дәрәҗәдә халыкка танытты, концертларын оештырды. Ләкин алар нибары 1,5 ел эшләп өлгерде. Хәзер исә Айсылу Илфакның якын дусты, продюсер Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлек итә. Тарихта беренче тапкыр Рифат Фәттахов белән Айсылу Габдинова “Татар-информ”га интервью бирделәр.

Илфак абыйга истәлек итеп, Зәринә белән "1000 еллар" дигән видео төшерергә телибез


- Айсылу, Илфак Шиһаповның үлемен ничек кабул иттең? Илфакның күңел төшенкелеген белә идеңме? Сезнең хакта төрле сүзләр йөрде, аның белән нинди мөнәсәбәтләрдә булдыгыз?

- Илфак Шиһаповның үлемен бик авыр кичердем, әлбәттә. Бу хәбәр минем өчен шок булды. Мөнәсәбәтләр дигәндә, беренчедән, ул - минем укытучым, продюсерым һәм гаиләбезнең дусты иде. Сез әйткән гайбәтләргә килгәндә, Илфак абый эшли башлаганда, миңа болай диде: "Айсылу, сәхнә тирәсендә гайбәтләр бик күп. Кайвакыт аларны кичерергә бик авыр була. Әгәр шуңа әзер булсаң, без эшлибез". Мин сүз бирдем. Дөресен генә әйткәндә, Илфак абый үзе дә гайбәтләрне яратмады, авыр кичерә иде. Ул сүзләрнең каян һәм кемнән чыкканын беләм. Ләкин Илфак абыйга вәгъдә иткәнчә, мин аларга игътибар итмим.



- Илфак белән эшләү дәверендә нәрсәләргә ирештең? Аның белән күтәрелә, таныла алдың дип уйлыйсыңмы?

- Тагын бер тапкыр әйтәм, Илфак абый - минем укытучым, ул минем өчен зур мәктәп булды. Сәхнәгә беренче профессиональ адымнарымны аның белән ясадым. Эстрадада күтәрелдем, дисәм дә була. Беренче концертларымны оештырып карадык, күп кенә җырлар яздырылды. Мин һәм минем гаиләм аңа бик рәхмәтле. Әтием белән дә алар бик зур дуслар иде, киләчәккә планнары бар иде. Әмма, кызганычка каршы, менә шулай килеп чыкты.

- Илфак белән тормышка ашмый калган планнарыгыз калдымы?

- Киләсе зур планыбыз - Казанда концерт кую иде. Шулай ук диск чыгарырга теләдек.



- Киләчәктә Илфакның җырларын җырлаячаксыңмы?

- Әлегә бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм, бу мәсьәлә ачыкланып бетмәде. Ишетерсез дип уйлыйм, чөнки аның туганнары бер дә каршы түгел. Кызы Зәринә белән аралашып торабыз. Ул: "Нигә җырларны җырламыйсың? Кайда ул җырлар?" - дип шалтыратып сорый. Илфак абыйга истәлек итеп, Зәринә белән "1000 еллар" дигән видео төшерергә телибез.

- Илфакның гаиләсе белән аралаша идеңме? Хәзер элемтәдә торасыңмы?

- Илфак абыйның кызы Зәринә һәм аның гаиләсе белән аралашам. Аларга кунакка да барганым бар. Илфак абыйның әнисен дә беләм. Концертлар белән барган саен төркемебез әнисенә чәй эчәргә керә иде. Әнисе миңа бик яхшы мөнәсәбәттә иде.

- Илсөя Бәдретдинова белән нинди мөнәсәбәтләрдә сез? Синеңчә, Илсөя кебек популяр була алмавыңның сәбәбе нидә - вакыт җитмәдеме яисә башка сәбәпме?

- Илсөя апаны хөрмәт итәм, ул - чын артист. Аңа коллегама караган кебек хөрмәт белән карыйм. Тормышта без аралашмыйбыз. Популяр дигәндә, әлбәттә, вакыт җитмәгәндер. Анда - 15 ел эшләү, без исә 1 ел бергә эшләдек.

Рифат абый булмаса, мин хәзер нәрсә эшләгән булыр идем икән?


- Илфак белән Рифат Фәттахов якын дуслар иде. Илфак аңа еш кына: "Айсылуны сиңа мирас итеп калдырам", - дип шаярткан. Бу сүзләр Аллаһы Тәгаләнең "амин" дигән сәгатенә туры килгән бугай, бүген син Рифат Әхмәтович белән эшлисең. Аның белән хезмәттәшлек ничек башланды?

- Мин Рифат абыйга бик рәхмәтлемен. Шундый авыр вакытымда мине калдырмады, үз командасына алды. Беренче иҗат җимешебез булып Ризван Хәкимовның "Сагыну" җыры яздырылды. Бу җырга клип төшердек. Алдагы көннәрдә дә яңа җырлар яздырырга җыенабыз. Рәнис Габбазов, Азат Абитов концертлары белән гастрольләрдә йөрибез. "Ваһапов фестивале йолдызлары" проектында да катнашам. Рифат абый булмаса, мин хәзер нәрсә эшләгән булыр идем икән?

әңгәмәне Рифат Фәттахов белән дәвам итәбез:

- Рифат Әхмәтович, Айсылуга нинди өметләр баглыйсыз? Аның белән килешү нинди вакытка төзелде?

- Сүземне Илфактан башларга телим. Илфак белән коллегалар гына түгел, бик якын дуслар да идек. Соңгы вакытта, бигрәк тә соңгы ярты елда Илфак мораль-психологик яктан үзен авыр хис итте. Ул бик каршылыклы иде. Фикерләре, тәкъдимнәре белән каршылыклы булды. "Айсылу белән эшләп карамыйсыңмы? Эшләп кара әле", - дип берничә тапкыр әйтте. "Ничек инде? Син бит үзең аның белән эшлисең", - дип кат-кат әйттем. Икенче очрашканда, "Юк, мин Айсылуны сиңа бирмим", - диде. Кызганыч, шундый чиктән чиккә ташланулар булды. Без соңгы тапкыр 19 майда очраштык. Анда да ул бу теманы тагын бер кат күтәрде. Айсылу турында да, Илсөя турында да сөйләшү булды, бу турыда сезгә сөйләгән идем инде. Әллә аның күңеле сиздеме икән, "Айсылу белән нишлибез соң?" - диде. "Тукта инде, Илфак. Бәлки, икәү эшләп карарбыз", - дигән сүз дә булмады түгел. Әлбәттә, 30 май фаҗигасе булмаса, бәлки безнең проект булмас та иде. Нишлисең бит, менә шундый язмыш Илфакны безнең арабыздан алып китте. Айсылу белән эшли башлау - Илфакка булган мөнәсәбәт тә, аңа булган хөрмәт һәм ихтирам да. Ул Айсылуга ышана иде, "мин аннан йолдыз ясыйм" дип әйтә иде, аңа зур өметләр баглады. Аннан соң Айсылу быел Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсында катнашты. Ул "Эстрада җыры" номинациясендә "Сагыну" җыры белән бик уңышлы чыгыш ясады, беренче урынны алды. Мин аңа шунда да игътибар иттем. Без әле яңа гына эшли башладык. Безнең килешү төзегәнгә икенче ай вакыт китте. Киң җәмәгатьчелеккә, халыкка әле яңа гына чыга башладык, чөнки аның сәбәпләре бар. Әлбәттә, Илфак Айсылуны сәхнәгә чыгару буенча шактый зур эш башкарды. Беренче генә адымнары булса да, саллы адымнар иде.



- Айсылуны нинди образда күрәсез?

- Илфак - ул оста продюсер иде, аның үз алымнары бар иде. Һәр продюсерның үз алымнары була. Ул Айсылуны халыкка таныта башлады. Әлбәттә, без эшне нульдән башламыйбыз. Шулай да һәр продюсер җырчыга үзенчә якын килә. Продюсерның беренче төп максаты - җырчының талантын, потенциалын, үсү мөмкинлекләрен күрү. Икенчедән, менә шул син сайлап алган талантның үзенчәлеген табып, ничек халыкка ачарга? Бу бик авыр эш. Бездә дүрт кеше эшли, аларның берсе дә бер-берсен кабатламый. Мәсәлән, Рәнис Габбазов белән эшли башлаганда, ул эстрада җырлары җырларга теләгән иде. "Мин сине халыкчан, моңлы җырчы итеп күрәм", - дидем аңа. Хәзер инде Рәнис икенче ел бу юнәлештә эшли. Мин мактанып әйтә алам, яшьләр арасында Рәнис кебек халыкчан җырчы юк. Халыкчан җырчы кирәк, дип Рәнис Габбазовны бик еш сорыйлар. Азат Абитовның да үз йөзе бар, һичшиксез. Аны "җавапсыз мәхәббәт" җырчысы, диләр. Һәр җырчының үз образы булырга тиеш. Ни өчен без Артур Шөгаепов белән эшләп китә алмадык? Консерватория тәмамлагач, мин аны классик репертуар башкаручы академик стильдәге җырчы итеп күрәсем килде. Әмма ул эстрадага тартылды. Мин, продюсер буларак, аның бу яктан үзенчәлеген таба алмадым. Бу бәлки минем кимчелектер... Айсылу белән конкрет беренче адымнарны ясый гына башладык, чөнки 2-3 ай буе миңа Айсылуны өйрәнергә туры килде. Айсылуны таба, ача алырмынмы икән, дип шактый борчылдым башта. Илфак тапкан образдан ерак китәргә тырышмыйбыз, әлбәттә. Минемчә, Айсылу көчле энергетикалы, характерлы җырлар башкаручы булырга тиеш. Мәсәлән, "Сагыну"да ул сизелә. Рим Хәсәновның шулай ук "Сагыну" дип аталган җырын җырлый башлады. Зифа Нагаеваның бер җырын алдык. Кешедә табигать тарафыннан бирелгән талант, тавыш, моң булырга мөмкин. Әмма ярылып яткан индивидуальлек булмаса, ул меңләгән җырчы арасыннан аерылып чыга алмаячак. Шуңа күрә Айсылу белән бу юнәлештә эшли башлыйбыз, аның үзенчәлеген таба башладык дип уйлыйм. Айсылу белән планнарыбыз бик зур. Рәнис, Азат концертларында чыгыш ясый. Яңа гына Мәскәүдән кайттылар. Ноябрьдән алар Оренбург, Самара, Ульяновск һ.б. якларга юл тотачак. Әлбәттә, сольный проектлар да булыр, репертуар туплау бара. Илфакның җырларына килгәндә, ул аларны җырлар дип уйлыйм. Авторлык хокуклары белән мәсьәлә хәл ителеп бетмәгән. Айсылу белән килешәм, ул яктан проблема булыр дип уйламыйм. Аның варисчылары - балалары Илфакның җырларын туктатып калдырырга теләмәс. Җырлары яшәгәндә, Илфак яши, дигән сүз. Бу өлкәдә уртак тел табып, барысын да документаль яктан рәсмиләштереп, бу җырлар да Айсылуның репертуарын бизәр дип уйлыйм.

- Рифат Әхмәтович, тагын бер җырчы алу башка артистлар белән эшчәнлегегезгә тискәре йогынты ясамасмы?

- Юк, аларның һәрберсе төрле. Әле миңа тагын бер җырчы кирәк. Озакламый мин аны сезгә игълан итәрмен, әлегә кем икәнен әйтмим. Миңа классик, академик стильдә җырлаучы җырчы кирәк. Хәзерге вакытта без ул егет белән сөйләшүләр алып барабыз, рәсми документлар расланмаган, кул куелмаган. Әзерлек этабы бара.

Безгә милләтне саклауның, телне, мәдәниятне үстерүнең башка юлларын да карарга кирәк


 - Сезнең иң зур хыялгыз - ул татар музыкаль театрын ачу. Аны ничек күз алдына китерәсез?

- Ул минем генә хыялым түгел, бөтен халыкның хыялы. Соңгы вакытта татар теле тирәсендә ыгы-зыгы бара. Президентыбыз да телне саклап калабыз, дип бик матур әйтте. Мәктәпләрдә дәүләт теле буларак, телне саклап калган очракта да чигенү бар. Татар теле тирәсендә шундый вәзгыять барлыкка килүе безне борчуга сала. Димәк, безгә милләтне саклауның, телне, мәдәниятне үстерүнең башка юлларын да карарга кирәк. Ленинның "Бер адым алга, ике адым артка" дигән хезмәте бар. Ә безгә киресенчә, бер адым артка булса, ике адым алга барырга кирәк. Моның бер юлы - милли музыка сәнгатен үстерү. Чөнки музыка, сәнгать, җыр - татар телен, мәдәниятен саклап калучы факторларның берсе. Милли мәдәният, милли музыка өлкәсендә никадәр алга китсәк, телебезне саклап калырга җиңелрәк булачак. Бүгенге көндә килеп туган вәзгыятьтә милли музыка театрының кирәклеге тагын да кискенләшә. Президентыбыз үзе үк милли педагогика институтын ябу бик зур хата икәнлеген таныды. Шулай ук милли педагогика уку йортын ачу кирәк булган кебек үк, татар музыкаль театрын ачу - көн кадагындагы иң зур мәсьәләләрнең берсе. Ул яшь җырчыларны гына түгел, композиторларны да үстерер иде. Классик жанрда эшләүче композиторларның әсәрләрен бер-ике тапкыр куялар да, югалып калалар. Мәсәлән, шул ук Эльмир Низамовның "Кара пулат”ы һәм башка әсәрләре югалып калды. Безнең кадрларыбыз да, композиторларыбыз да, яшь җырчыларыбыз да бар. Консерваторияне тәмамлыйлар да, кая баралар? Опера театрына бик кирәк түгелдер алар, мөгаен. Шуңа күрә милли музыка театрын ачу музыка сәнгатебезне дә, телебезне дә саклап калуда бик зур өлеш булыр иде.

әңгәмәне Айсылу Габдинова белән дәвам итәбез:

- Тел турында сүз чыккач, Айсылуның да бу хакта фикерләрен ишетәсе килә. Мин Айсылуны беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесендә күрдем. Шәһәр кызы булуына карамастан, татар телен камил белүенә сокланган идем. Айсылу, татар теле тирәсендәге вәзгыять сиңа ничек тәэсир итте?

- Бу хәлләр минем гаиләмә дә кагылды, чөнки әнием - татар теле укытучысы. Аның кәефе юк, борчыла. Мин үзем дә, әтием дә бик борчылабыз. Ничек инде мәктәпләрдә татар телен бетереп була ди? Әлбәттә, балаларга сайларга кушсалар, алар баш тартачак. Кечкенә чагымда мине фортепианога йөрттеләр. Минем бер дә укыйсым килмәде. Урамга чыгып уйныйсым килә иде. "Нигә миңа фортепиано кирәк?" дип уйлый идем. Ләкин әти белән әни "Уйна, уйна, аның сиңа кирәге чыгачак", - диде. Хәзер мин аларга рәхмәт әйтәм. Мин җырчы гына түгел, мин хәзер музыкант. Шуңа күрә балалар әле аны аңлап бетерә алмый. Әлбәттә, аларга бернәрсә кирәкми. Физика, химияне сайлагыз дисәләр, аларын да сайлаучы булмаячак. Укучыларның 90 проценты бер фәнне дә сайлап алмаячак. Шуңа мин моны дөрес хәл дип уйламыйм һәм бик борчылам.



- Айсылу, продюсер белән эшләү сиңа уңайлымы? Күпләр моны ирекне кысу дип кабул итә.

- Мин үз теләгем белән эшләргә килдем. Гомумән, бүгенге көндә продюсерсыз эшләүне күз алдына да китерә алмыйм. Без бүген шундый заманга килеп җиттек, продюсерсыз эшләүнең мәгънәсе юк дип саныйм.

Р.Ф. : Алар бит аякка баса башлагач, ирек кирәк, диләр. Беренче елларны ирек кирәкми, күзеңә генә карап торалар. Рифат абыйларын Ходай Тәгалә урынына күреп, газета-журналларга интервьюлар бирәләр. Әкрен генә аякка баса башлауга, аларга ирек кирәк. Ләкин алай булмый. Килешүгә беркемне дә мәҗбүр итмиләр. 21-22 яшь булса да, бөтенләй бала түгел бит алар. Килешүгә кул куйгач, аны үтәргә кирәк.



- Ә бәлки ул килешүнең вакытын кыскартырга кирәктер?

- Кирәкми. Киресенчә, әле ул бик аз. Җырчыны ачар өчен бер-ике ел гына вакыт җитми. Бари Алибасов та 25 ел эшли. Алар узган ел безгә килделәр, мин аннан үзем сорадым. "Миңа ун ел да җитми", - диде. Кемнәндер сәхнәдә йолдыз ясау өчен ун ел вакыт үтәргә мөмкин. Продюсерлар арасында бу бик зур проблема. Җырчыны ачып өлгергәч кенә килешү бетәргә тиеш түгел. Продюсер - ул бит спонсор түгел. Без аны дөрес аңламыйбыз. Татар җәмгыяте - бик консерватив җәмгыять. Моннан бер-ике ел элек миңа мәдәният өлкәсендәге бер бик зур түрә "безгә продюсерлар кирәк түгел, бу татар мәдәниятендә чит тенденция", диде. Ә менә күптән түгел Президентыбыз бу мәсьәлә буенча "Барсмедиа"да очрашты. Анда "продюсерлар кирәк, аларны үстерергә, әзерләргә кирәк", дигән фикер яңгырады. Татар эстрадасының иң зур проблемаларының берсе - продюсерлар булмау, дигән сүз булды. Димәк, бу мәсьәләне Президент дәрәҗәсендә аңлау бар. Бу темага бик күп сөйлибез, әле сөйләргә дә туры килер. Әлегә бездә традицияләр юк, тәҗрибә юк. Бу яңа гына башлана. Каядыр Илфак эшләп карады, Рөстәм Сәрвәров, мин, башкалар эшли. Әлегә бу системага салынмаган. Килешүләр үтәү, үтәмәү тәҗрибә белән бәйле. Тәҗрибә, традицияләр булмау аңлашылмаучанлыкка китереп чыгара. Тәҗрибә туплану белән традицияләр барлыкка килер, бу мәсьәлә әкрен генә хәл ителер дип уйлыйм. Без бу авыр, каршылыклы юлны барыбер үтәргә тиеш. Кайвакыт судларга да барып җитәргә туры килә. Әкрен генә җырчылар да, җәмәгатьчелек тә аңлар. Ә җәмәгатьчелек инде аңлый башлады. Иҗтимагый психологияне үзгәртү бик авыр. Һәрхәлдә, мин бу мәсьәләгә өмет белән карыйм. Елдан-ел бу өлкәдә позитив күренешләр бар.

- Әңгәмәбезне төгәлләп, нинди теләк-фикерләр әйтергә телисез?

- Безне чакырганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Айсылуга уңышлар телибез! Шуны әйтәсем килә, без бүген Айсылу белән беренче тапкыр интервью бирәбез. Бу хәтта махсус эшләнелгән кебек. Киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр чыгабыз. Айсылуның киләчәге бар, дип өметләнәм. Озакламый аны эстрадабызның йөзен тәшкил итүче йолдыз итеп күрербез дип ышанам.

 

Фото: Илнар ТУХБАТОВ
 
 
 
Безне Telegramда укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айсылу Габдинова