Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җөригә бардык әле... (+фоторепортаж)

Бу керәшен фольклор ансамбленә йөрүебезнең файдасын, рәхәтен бик күрдек инде. Рәхәтен дим, дәртле җырлар җырлап күңелләр күтәрелә, кәефләр яхшырып китә, авыртулар да онытылып тора, бер-берең белән аралашудан да җаннар рәхәтләнә.

Файдасын дим, телевизордан гына күргән күпме җырчыларның күлмәк-костюм җиңнәрен тотып карадык, күпмесе белән сүрәткә төштек, бер сәхнәдә җырладык, кайларга гына бармадык. Әле менә Мамадыш районының Җөри авылын да күрдек. Быел безнең ансамбльгә Керәшен мәдәнияте фестивале дип аталган Питрау бәйрәмен күрергә насыйп булды. Кичкырын башланучы бу бәйрәмгә төш чорында килеп җитсәк тә, бер дә аптырашмадык.

Тырлау аланына чыга торган инештән үк матурлык башлана: 3 басма матур итеп бизәлгән, буялган, суда "Питрау-2017" дип язылган зур туп әйләнеп утыра. Алан бик зур - бер башында яшьләр өчен дискотека урыны, андагы утлар балкышыннан күзләр чагыла. Бирегә табарак балалар мәйданчыгы: саны-сагышы булмаган әйләнгечләр, батутлар һ.б. Аннан да якынрак кул эшләреннән сәүдә рәтләре тезелгән: чабатадан алып Питрау дип язган магнитка кадәр бар. Минем үземә иң ошаганы фольклор ишегалды булды. Зур гына мәйданга бер стенасы ачык җыйнак кына йортларны төрле төбәкләрдән килгән керәшеннәр киендергәннәр. Урталыктагы сәхнәдә безнең кебек килгән коллективлар чыгыш ясады. Ара-тирә Роберт Андреев, Галина Казанцева кебекләр дә безнең арага кереп җырлап алдылар. Бу мәйдан белән янәшә тагын бер сәхнә, анда ун керәшен кызы арасыннан иң уңганын, иң булганын сайладылар. Карап утыручыларның күплегенә караганда бик матур бәйгегә ошаган. Аннан да арырак киткәч Рәхимовлар гаиләсе мәйдан корган, алары герләр чөя, канаттан йөри (әллә үзбәкләр, әллә таҗиклар булды алар). Урман буенда шашлак кыздыралар, шаурма саталар, пылау пешерәләр, чәй кайнаталар, сыра-куас агызалар. Без дә бер ноктага тукталдык. Бу нокта дигәнемдә 22 кеше эшли, барысы да ап-ак пешекче киеменнән зур-зур ябык шатерлары да берничә, өстәлләре дә чиста, ризыклары да тәмле, теләгең булса төрледән төрле тәмләткечләр дә салалар. Шулай ел дәвамында бөтен Рәсәй буенча йөриләр икән, Җөригә дә ел саен киләбез, диләр.

Зур сәхнәдә Татарстанның атаклы җырчылары - Венера Ганиева, Чәчкә, Вадим Захаров, Георгий Ибушев, "Айкай" удмурт фольклор җыр театры кебекләр чыгыш ясады. Шул исәптән без дә. Тамаша була торган мәйданның нәкъ уртасында түгәрәк сәхнә куелган. Ачылу тантанасында Наил Дунаев, Артем Пискунов, "Бәрмәнчек", балалар, егетләр-кызлар, бәйрәмгә килгән барлык коллективлар катнашында искиткеч күренеш куелды. Катнашучыларның күплеге, киемнәрнең матурлыгы, күңелләрен биреп уйнаулары шаккатырды. Казаннан килгән кунакларны санап тормыйм, бүләкләр дә күп тапшырылды. Шул исәптән В.Захаровка Татарстанның атказанган исеме бирелде.

Мәйданнан шактый читтә изге "тәпи" чишмәсе бар. Бәйрәмгә килгән һәркем дә шунда бара, савытына су ала, теләген әйтеп битен-кулын су белән сыпыра, теләгәннәр өчен чумып чыгу урыны да бар. Чишмә янында куелган тактадагы язу буенча, бер юлчы хатын авыру баласы белән шушы чишмә янында хәл алырга туктаган, Ходайдан баласына сәламәтлек сорап, суында юындырган. Ананың сүзләре ихластан булгангадыр, бала тәпи басып йөреп киткән. Менә шундый риваять.

Тырлау аланлыгы бик матур бизәлгән, төрле әкият геройлары булып киенгән кешеләр йөреп тора, дөя белән понига атланып йөрсәң дә була, һава шарында очып килсәң дә ярый, чибәр керәшен апасы белән сүрәткә төшәргә уйласаң - рәхим ит. Кеше күп йөри торган үзәк юлга көндез үк "КамАЗ" машиналары белән сенаж китереп тараттылар. Анысы аяк астыннан тузан чыкмасынга икән. Кунакларның куркынычсызлыгы турында да кайгыртканнар, һавадан вертолет күзәтеп оча, җирдә меңләгән полиция хезмәткәрләре, һәрберсенең кулында рация, хәтта 2 машина ОМОН да күзгә чалынды.

Әй, язганнан нәрсә генә күзалларсыз соң! Барып-күреп кайтуга җитми инде. Исән-сау торсагыз, киләсе елга барырга тырышыгыз, юллары да әйбәт, җәегезгә бер үзгә яңалык керер. Җөридәге Питрауны мин башка бер бәйрәм белән дә чагыштыра алмадым.

Гөлсинә Животникова, Чепья авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250