Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Римма Ибраһимова Ландыш белән Иркә арасындагы низаг турында: «Шул хәлдә үзем калсам, шыпырт кына китеп барган булыр идем»

Сәхнәгә илле ел гомерен багышлаган шәхеснең татар эстрадасы хәлләренә үз фикере, үз карашы.

Сәхнәгә илле ел гомерен багышлаган шәхеснең татар эстрадасы хәлләренә үз фикере, үз карашы. Бу хакта ул «ВТ»га интервьюда сөйләде. Шул әңгәмәдән өзекне тәкъдим итәбез.

– Улыгыз Фәрит тә, кызыгыз Ләйсән дә башта эстрадада үзләрен сынап карадылар, аннан соң икесе дә бу өлкәдән китәргә булды. Сез аларның бу карарларын ничек кабул иттегез?

– Ләйсән баштан ук бөтен кеше җырчы була алмый, диде. Аннары Фәрит тә, җитте әни, продюсер булып эшлисем дә, җырлыйсым да килми, диде. Мин аларның бу ниятләренә каршы төшмәдем. Икесе дә буй җиткән кешеләр, тормышка үз карашлары, үз фикерләре. Ләкин Ләйсәннең әле дә җырлыйсы килә. Яңадан башларга кыюлыгы гына җитми кебек. Мин аңа, кызым, мөмкинлегең бар, җырлый аласың, дип әйтәм. Фәрит исә җырлар яза башлады. Китәм дисә дә, ул да эстрададан китеп бетмәде. Әле менә гаилә концертын оештырдылар. Ул эчкерсез, ихлас программа булып чыкты. Һәрхәлдә халык җылы кабул итте.

– Ландыш Нигъмәтҗанованың (килене — ред.) “Барс-медиа» ширкәтеннән җәнҗал белән китүе турында сез нинди фикердә?

– Дөресен генә әйткәндә, бу сорауга анык кына берни дә әйтә алмыйм. Бер караганда, ул мәсьәләне күтәрергә кирәкми дә кебек иде. Ул инде чыдый алмады. Анда эшләргә бернинди мөмкинлек калмады. Бер Ландышка гына бәйле хәл түгел бу. Мин аны аңлыйм. Ләкин шул хәлдә үзем калсам, шыпырт кына китеп барган булыр идем. Чөнки холкым шундый. Икенче яктан, ә нишләп шыпырт кына китәргә, дип тә уйлап куям. Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Безнең заманда да, артистлар бер-берсен яратмый дигән сүзләр бар иде. Ләкин хәзерге кебек хәлләрне ул вакытта мин күз алдына да китерә алмыйм.

 

Гөлинә Гыймадова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада Римма Ибраһимова